Логотип «Мәйдан» журналы

Африкада татар дин галимнәре истәлегенә коелар ачылды

Африкада татар дин галимнәренең исемнәре белән аталган биш кое барлыкка килде.Болар - Галимҗан Баруди, Шиһабетдин Мәрҗани, Габденнасыйр Курсави, Ризаэтдин Фәхретдин һәм имам Шамил. Бу турыда Татарстан...

Африкада татар дин галимнәренең исемнәре белән аталган биш кое барлыкка килде.
1013
Болар - Галимҗан Баруди, Шиһабетдин Мәрҗани, Габденнасыйр Курсави, Ризаэтдин Фәхретдин һәм имам Шамил. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Африка илләренең берсендә – төп халкын мөселманнар тәшкил итүче Нигерда биш кое эшләнгән. Алар берничә җирле авылларны эчәргә яраклы су белән тәэмин итә. Әлеге башлангыч сусызлыкка тилмерүчеләрне аңлап, бу хәлгә битараф булмаган Россия мөселманнары – Halalstarter @halalstarter проекты волонтёрлары Россия Вакыф фонды ярдәме һәм Рәсүл Тавдиряков тырышлыгы белән тормышка ашырылган.
photo5188699971564710166_0
 
Әлеге авыл җирлекләре ярымчүлле климатик шартларда урнашканнар һәм аларда медицина ягыннан, электр уты һәм су белән тәэмин ителеш юк. Алар үзләренең яшәү урыннарына су алып килү өчен берничә сәгать вакытларын сарыф иткәннәр. Үз яннарында коелар казып ачу алар өчен зур шатлык.
Инициатив төркем кешеләре аңлатканча, әлеге татар галимнәренең "бар тормышы һәм эшчәнлеге татар халкы өчен яшәү көче чыганагы кебек булган”, диелә язмада.

Комментарийлар