Логотип «Мәйдан» журналы

Аэропорттан самолетка пассажирларны пилотсыз автобус йөртәчәк

Узган елның июнь аенда "КАМАЗ"ның генераль директоры Сергей Когогин матбугат конференциясендә "Бигеш" аэропортында пилотсыз ШАТЛ автобусы барлыкка киләчәге турында хәбәр иткән, дип яза "Вести КАМАЗа"...

Узган елның июнь аенда "КАМАЗ"ның генераль директоры Сергей Когогин матбугат конференциясендә "Бигеш" аэропортында пилотсыз ШАТЛ автобусы барлыкка киләчәге турында хәбәр иткән, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.
 
Автогигантның яңа эшләнмәсе VIP-зал пассажирларын аэропорт бинасыннан самолетка илткәндә кулланылачак.
Бу көннәрдә Петербург халыкара икътисадый форумында Сергей Когогин "Бигеш" аэропортында пилотсыз автобусны Россиядә футбол буенча Чемпионат узгач җибәрәчәкләре турында белдерде.  Шулай ук, "КАМАЗ" заводының генераль директоры сүзләренчә, пилотсыз автобусның ничек эшләве белән танышырга башка регион аэропорт вәкилләре дә килгән. Чөнки аның бәясе гадәти автобусларга караганда күпкә ким.
 

Комментарийлар