Логотип «Мәйдан» журналы

«Адымнар-Чаллы» яңа полилингваль гимназиясе

«Адымнар-Чаллы» полилингваль гимназиясен ачу 1 сентябрьгә төп бүләк булды. Аның мәйданы 24 625 кв.м., белем бирү учреждениесе Чулман проспекты, 91 адресы буенча урнашкан. Казанның «Грань» компаниясе г...

«Адымнар-Чаллы» полилингваль гимназиясен ачу 1 сентябрьгә төп бүләк булды. Аның мәйданы 24 625 кв.м., белем бирү учреждениесе Чулман проспекты, 91 адресы буенча урнашкан. Казанның «Грань» компаниясе генераль подрядчы булды.
Төп бина дүрт блоктан тора: уку, административ корпуслар, медицина бүлмәләре, ашханә, актлар залы, китапханә, гардероб, спорт блогы.
Мәктәп төзүнең норматив вакыты - 18 ай, Чаллыда мәктәпләрне вакытыннан алда төзеп бетерәләр һәм, практика күрсәткәнчә, сыйфатка зыян китермичә.
Гимназиянең эчен карагыз.




Моңа кадәр 39 нчы мәктәпне җитәкләгән Азат Галиев гимназия директоры итеп билгеләнде.

Китапханәнең уку залы аерым игътибарга лаек.

 

Фотог: http://www.nabchelny.ru/


Чыганагы: Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Комментарийлар