Логотип «Мәйдан» журналы

Әдипләр Чаллыга җыелды

Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге 10 октябрь көнне өлкән язучыларны, җәмәгать эшлеклеләрен, мәдәният-сәнгать әһелләрен мәҗлескә җыйды.

Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге 10 октябрь көнне өлкән язучыларны, җәмәгать эшлеклеләрен, мәдәният-сәнгать әһелләрен мәҗлескә җыйды. Бу кызыклы әдәби-мәдәни чарада Айдар Хәлим, Фәүзия апа Бәйрәмова кебек Чаллыда яшәүче мөхтәрәм язучылар, Вахит Имамов, Рафис Корбан, Газинур Морат, Рифат Җамали, Ленар Шәех кебек Казан кунаклары һәм Кама арьягында – Актаныш, Мөслим, Түбән Кама, Алабуга, Әгерҗе, Минзәлә төбәкләрендә эшләүче әдәби түгәрәк җитәкчеләре һәм шәһәр җитәкчелеге катнашты. 

– Һәр чараны оештыру – ул бик зур эш, – дип сүзен башлады Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе урынбасары Рифат Җамал.

Чыннан да шулай. Бу традицион чара Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил абый Сафин инициативасы, тырышлыгы һәм, билгеле, спонсорлар ярдәме белән оештырыла. Җырлар белән дә алып барыла ул – кичәдә Равил Галиев, Гөбәйдулла Хөрмәтуллин, Илсөяр Зарипова кебек танылган җырчылар да чыгыш ясады. 

Язучыларны Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Чаллы шәһәренең сәүдә сәнәгать палатасы җитәкчесе Фәрит Бәшәровлар сәламләде. 

– Менә мондый уртак кичәләр безне – җитәкчеләрне, эшмәкәрләрне дә әдәбиятка якынайта, – дип сөйләде Фәрит әфәнде. 

Айдар абый Хәлим чыгышы гадәттәгечә үзенчәлекле иде. 
–    Минем бүген елыйсым да, җырлыйсым да килә, – диде Айдар абый. – Безне бу бергәлек тойгысы дулкынландыра. 

Алай гынамы – бик матур итеп җырлады, "Без исән" дип аталган символик шигырен дә башкарды әле Айдар Хәлим. 

Фәүзия апа Бәйрәмова исә тормышының Чаллы белән бәйле булуын әйтеп китте. 

– Мин 30 елдан артык Чаллыда яшәдем, шул вакыт эчендә 50 китабым басылып чыкты.

Мөслим әдибе Фоат абый Садриев Чаллыга мәдхия җырлаганнан соң әдипләрнең нечкә күңелле булуын ассызыклады: 

– Безгә аз гына игътибар да зур йогынты ясый, – диде.

Рәссам Мәдияр Хазиев исә, ниһаять, язучылар белән рәссамнарның (бу Чаллыда гына!) аралары якынаюга сөенүен белдерде. Аның сүзләре белән әйтсәк, без бит барыбыз да иҗат кешеләре! 
Сүз уңаеннан – безнең Чаллыда гына да 100 гә якын рәссам бар икән! Һәм алар кызыклы бер яңалык уйлап тапканнар – төрле район мәктәпләрендә бушлай (!) картиналар күргәзмәсе (галереясе дисәк тә ярыйдыр) әзерләп һәм ачып йөриләр икән. 

Кыскасы, шундый кызыклы мәгълүматларга, күңелле мизгелләргә бай кичә булды бу. Өлкәннәрне кадер-хөрмәт күрсәтеп кенә түгел, бүләкләр белән дә озаттылар. 


Ризидә РӘХМӘТУЛЛИНА

Комментарийлар