Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның иң лаеклы 56 кешесе федерация һәм республика бүләкләре алды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Туп сарае залында федерация һәм республика бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чарага Татарстанның иң лаеклы 56 кешесе килде. Фото: prav.tatarstan.ruЗаконлылык...

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Туп сарае залында федерация һәм республика бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чарага Татарстанның иң лаеклы 56 кешесе килде.
Clipboard13 Фото: prav.tatarstan.ru
Законлылык һәм хокук тәртибе сагындагы казанышлары өчен, ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Дамир Динниулов I дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнде. Шундый ук бүләкне, махсус техника булдыруда һәм ил оборонасын ныгытудагы өлеше өчен, Татарстан Президенты Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы генераль директоры урынбасары Валерий Погореловка да тапшырды.
ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эзләү-коткару хезмәтенең 2 нче номерлы зональ эзләү-коткару отряды коткаручысы Дмитрий Мамлин “Һәлак булучыны коткарган өчен” медалена лаек булды. Геройның хезмәт елъязмасындагы батырлыклары күп. Җимерелгән биналардан кешеләрне коткарган, 2011 елда Удмуртиядә корал складлары яна башлагач, гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан, “Булгария” теплоходы батканнан соң иң хәтәр участокларда водолазлар эшендә булган, 2015 елда, гомерен куркыныч астына куеп, “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгыннан кешеләрне коткарган ул.
Казан дәүләт медицина академиясе профессоры Илгиз Гатауллинга “Россия Федерациясенең атказанган табибы” исеме бирелде.
Торак төзелеше үсешендәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин һәм “Сарман” агрофирмасы механизаторы Мансур Хафизов “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнде.
“Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” медальләрен “Уникс” баскетбол клубы президенты Евгений Богачев, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Югары Ослан районы Ключищи авылы Рождество Иоанна Предтечи храмы настоятеле Владимир Лаврентьев алды.
“Фидакарь хезмәт өчен” медале исә хезмәт ветераны Наталья Аксенова, ТР Югары суды рәисе урынбасары Максим Беляев һәм “Просто молоко” ИК генераль директорының беренче урынбасары Сергей Журавлевка бирелде.
Clipboard11
Мөслим районы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Ногмановага Татарстан Республикасының “Ана даны - Материнская слава” медале тапшырылды. Тормыш иптәше Фаил Ногманов белән бергә алар биш малай тәрбияли. Әниләренең шатлыгын уртаклашырга Казан Кремленә бөтен гаилә белән килгәннәр иде алар.
Бүгенге тантанада барлыгы 2 орден, 19 медаль тапшырылды, 32 белгеч үзләре эшләгән өлкәдә атказанган исем алды, Чаллы рәссамы ТРның халык рәссамы исеменә лаек булды. Тагын 2 кешенең хезмәте Россия Президенты Рәхмәт сүзе һәм Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде.
 
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар