Логотип «Мәйдан» журналы

9 яшьлек бала су коенганда һәлак булган...

14 июльдә  Тукай районы Калинин авылында авыл буасында су коенганда 9 яшьлек малай батып үлгән.Бу хакта малайның әнисе 13.03 сәгатьтә "112" телефонына шалтыратып әйткән, дип хәбәр итә "Татар-информ".–...


14 июльдә  Тукай районы Калинин авылында авыл буасында су коенганда 9 яшьлек малай батып үлгән.


загружено (1)



Бу хакта малайның әнисе 13.03 сәгатьтә "112" телефонына шалтыратып әйткән, дип хәбәр итә "Татар-информ".
– Малай, өлкәннәр күзәтүеннән башка гына, иптәшләре белән су коенган булган. Ул урында чишмәләр бар, буаның төбендә ләм. Малай ләмгә бата һәм, каушап, чәбәләнә башлый. Башка балалар өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга йөгергән. Тиз арада килеп җиткән ир-атлар малайны эзләгән, ләкин буаның суын җибәргәч кенә аны таба алганнар. Әмма инде соң булган, – дип сөйләгән агентлыкка  Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгы мәгълүмат үзәге хезмәткәре.
Быел Татарстанда су коену сезоны башланганнан –1 июньнән алып 16 яшькә җитмәгән 7 бала батып үлгән.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru


Комментарийлар