Логотип «Мәйдан» журналы

9 Майда Чаллыда оркестр белән хәрби парад узачак

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.Чара 9 майда 8:30 сәгатьтә Муса Җәлил скверында чәчәкләр салудан  башла...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.Чара 9 майда 8:30 сәгатьтә Муса Җәлил скверында чәчәкләр салудан  башланып китәчәк. 9:00 сәгатьтә Мәңгелек ут янында Хәтер вахтасы башлана.
9:15 тә «Ватан-ана» мемориалы янында шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары сугыш еллары җырларын башкарачак.
"Быелгы 9 Май бәйрәменең яңалыгы - укучылар хоры чыгышы. Катнашучылар саны - 250 кеше. Репетиция үткәрелде. Алар 15 минут дәвамында сугыш һәм Җиңүгә багышланган җиде җыр башкарачак", - дип билгеләп үтте Рамил Хәлимов.
image-06-05-21-10-45
9:30 да 47 нче кадет мәктәбе укучыларының күрсәтмә чыгышлары булачак. 9:45 тә парадның тезелүе. Традиция буенча Җиңү парады «Ватан-ана» мемориалы янында узачак һәм 10:00 сәгатьтә башланачак.
Беренче тапкыр парад оркестр уйнавы астында узачак.
«Парадта катнашучылар тере оркестр уйнавына атлаячак. Җыелма оркестр составында 82 нче кадет мәктәбе тәрбияләнүчеләре, Яр Чаллы сәнгать училищесы студентлары», – дип ассызыклады Рамил Хәлимов.
11:00 сәгатьтә Җиңү көне уңаеннан шәһәр районнары территориясендә чаралар башлана. 11:00 дә – Габдулла Тукай яр буенда, 12:00 дә – Энтузиастлар бульварында һәм Җиңү паркында.
15:00  сәгатьтә "Үлемсез полк" акциясе башланып китә. Быел ул онлайн-режимда узачак. Шул ук вакытта Яр буе мәйданында чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын театральләштерелгән тамаша көтә. Бәйрәм программасында урта махсус уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, кадетлар, өстәмә белем бирү мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр катнашачак. Җиңү көненә багышланган чараларда барлыгы ун меңгә якын кеше катнашыр, дип көтелә.
16:45 сәгатьтә «Җиңү көне» җырын гомуми башкару планлаштырыла. 17:00 сәгатьтә Кызыл Мәйдандагы Җиңү парады күрсәтеләчәк.17:30 дан 19:00 гә кадәр кунакларга концерт программасын тәкъдим ителәчәк. Чаллылылар шулай ук "Бер минутлык тынлык" Бөтенроссия акциясенә дә кушылачак. Бәйрәм программасы 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк һәм салют белән тәмамланачак.
9 майга чаралар программасы буенча эфир язмасын  "Яр Чаллы шәһәре администрациясе" Вконтакте рәсми төркемендә карарга мөмкин.
 

Фото: http://nabchelny.ru/news/43471


Чыганагы:  Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Комментарийлар