Логотип «Мәйдан» журналы

70 яшьлек немец тракторга утырып Россиягә хәтле футбол карарга килгән

Губерт Вирт Германиядә кечкенә генә авылда яши һәм 20 км/сәг тизлек белән безнең илгә килгән.Ул футбол өчен шулхәтле җан ата икән, хәтта матчка билеты да булмаган килеш, Германиядән кадәр Мәскәүгә кил...

Губерт Вирт Германиядә кечкенә генә авылда яши һәм 20 км/сәг тизлек белән безнең илгә килгән.
Ул футбол өчен шулхәтле җан ата икән, хәтта матчка билеты да булмаган килеш, Германиядән кадәр Мәскәүгә килгән. Бу кеше турында "Спорт-экспресс" хәбәр итә.
1936 елда чыккан тимер атына утырып, 20 км/сәг тизлек белән 30 көн дигәндә, ул авылыннан Мәскәүгә килеп җиткән, дип язды матбугат чаралары. Бабай үзенә иптәшкә такса токымлы этен дә утырткан.
Футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында Германия-Мексика матчын карау бабайны батырлыкка этәргән, күрәсең.
"Известия" сайтында тракторлы немец бабаеның юлдагы видеосы да чыкты.
 
 
https://intertat.tatar/

Комментарийлар