Логотип «Мәйдан» журналы

7 нче поликлиниканың табиблары ветеранда кунакта булдылар

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан 7 нче шәһәр поликлиникасының табиблары Бөек Ватан сугышы ветераны Таһир Йосыпмурза улы Мурзинда кунакта булдылар. Медиклар аның сәламәтлеген тикшерделәр һәм ветеранны я...

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан 7 нче шәһәр поликлиникасының табиблары Бөек Ватан сугышы ветераны Таһир Йосыпмурза улы Мурзинда кунакта булдылар. Медиклар аның сәламәтлеген тикшерделәр һәм ветеранны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.
Быел Таһир Йосыпмурза улы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  Ветеранны алты оныгы һәм җиде оныкчыгы сөендерә.
Аңа рухи күтәренкелеген сакларга начар гадәтләренең булмавы ярдәм итә. Ветеран һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше яклы була: «Хәтта хезмәт иткән вакытта да тәмәке тартмадым, ә тәмәкене икмәккә алыштыра идем», - дип билгеләп үтә ул.
Ул табибларның кайгыртучанлыкларына чын күңелдән шатланды. Ветеран үзе дә кунакларын җылы каршы алып, рәхәтләнеп аралашты һәм сугыш еллары хатирәләре белән уртаклашты.
Бүген 7 нче поликлиникага 95 һәм аннан да өлкәнрәк Бөек Ватан сугышында катнашкан 6 кеше беркетелгән. Табиблар аларның сәламәтлеген ел әйләнәсе кайгырта. Аларга медицина ярдәме беренче чиратта күрсәтелә. Участок табиблары ветераннарның туганнары белән тәүлек әйләнәсе элемтәдә.
 
Чыганагы:  Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Комментарийлар