Логотип «Мәйдан» журналы

7 февраль — шагыйрь Илсөяр Иксанованың туган көне!

Шагыйрь, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Илсөяр Вазыйх кызы Икс...

Шагыйрь, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Илсөяр Вазыйх кызы Иксанованың (Гарипова) туган көне!
Чын күңелдән котлыйбыз! Бәрәкәтле иҗади озын гомер, нык сәламәтлек, иминлек телибез!
 
Жанымның әрнегән чагын
Бәхетсез чагым, димәм.
Дөньяга бит мин
Бәхетле булырга диеп килгән.
Каеннарның саргаюын
Сагышлы көзем диям.
Дөньяга бит мин
Сагыныр кешемне эзләп килгән.
Минем таңымда офыклар
Ап-алсу моңга тулган.
Дөньяга бит мин
Өметем өзелмәс өчен туган.
Әрнүле көннәрем булыр.
Бәхетсез шул мин, димәм.
Дөньяга бит мин
Бәхетле
Яшәргә диеп килгән…
Илсөяр ИКСАНОВА

Комментарийлар