Логотип «Мәйдан» журналы

Түбән Камада Химиклар көненә багышланган тантаналы чара узды

Кичә, 26 апрельдә,  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Химиклар көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты. Бәйрәм тантанасы   «Нефтехимик» боз...

Кичә, 26 апрельдә,  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Химиклар көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты. Бәйрәм тантанасы   «Нефтехимик» боз сараенда узды, аны ТР Хөкүмәте, "Нинекамскнефтехим" ААҖ һәм Казан илкүләм фәнни-тикшеренү технологик университеты оештырган.
view_1337027_1531133 Фото  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Чара башланганчы, Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть химиясе тармаклары предприятиеләренең күргәзмә экспозициясен карады.
«Бүген Түбән Камада Химиклар көненә багышланган бу күркәм бәйрәмне уздырабыз, - диде Татарстан Республикасы Президенты сәламләү сүзендә. – Әлбәттә, беренче чиратта, тармак ветераннарына рәхмәт сүзләребезне җиткерәсе килә, - алар республикабыз нефть химиясенә нигез салдылар. Берничә дистә ел эчендә буш кырда Европада иң эреләрдән саналган нефть химиясе комплексы үсеп чыкты».
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча,  нефть химиясе алга киткән Татарстан шәһәрләре – Түбән Кама, Казан, Менделеевск Россия Федерациясенең иң эре нефть химиясе үзәкләре булып тора. «Монда безнең хезмәт коллективлары, мәгариф һәм тикшеренү учреждениеләре вәкилләре, киләчәктә, мөгаен, нефть химиясе хезмәткәрләре булырга җыенган мәктәп укучылары катнашу бик күркәм. Бүген ышанып әйтеп була: гомерен химия тармагына багышлаган кешенең киләчәге әйбәт булачак», - диде Татарстан Президенты.
"Булган куәтле матди-техник база һәм 2015-2019 елларга Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексын үстерү программасын гамәлгә ашыру киләчәктә дә безнең республикага көндәшлеккә сәләтле булып калырга ярдәм итәчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары ул тармакның аеруча тырыш хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.
Тантанада катнашучыларны бәйрәм белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та котлады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
 

Комментарийлар