Логотип «Мәйдан» журналы

6 майдан татарстанлыларга зиратка барырга рөхсәт итәчәкләр

6 майдан татарстанлыларның SMS-пропусклар ярдәмендә зиратка бару мөмкинлеге туачак. ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.«Татарстан Респу...



6 майдан татарстанлыларның SMS-пропусклар ярдәмендә зиратка бару мөмкинлеге туачак. ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.





«Татарстан Республикасында яңа төрдәге коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан кертелгән тыюлар һәм чикләүләр гамәлдә булган чорда хәрәкәт итүгә махсус рөхсәтләр бирү тәртибенә, 5 пунктның 4 подпунктын түбәндәге редакциядә («4) зиратка бару») бәян итеп, үзгәреш кертергә», - диелә документта.




Шул ук вакытта, цифрлы пропусклар системасында яңа максат 6 майда гына барлыкка киләчәк. Республикада зиратка бару 11 апрельдән тыелган иде.




«Татар-информ» агентлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, Татарстанда иртәләрен саф һавада спорт белән шөгыльләнергә рөхсәт иттеләр.




Өйдән чыгу өчен цифрлы пропускны https://covid19.tatarstan.ru/ порталында рәсмиләштерергә мөмкин.


 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар