Логотип «Мәйдан» журналы

52нче мәктәптә әдип Айдар Хәлим белән очрашу

Чаллы шәһәренең 52нче гомуми белем бирү мәктәбендә олпат язучы, публицист, шагыйрь, драматург, журналист, җәмәгать эшлеклесе, әдип Айдар Хәлим белән очрашу булды!Очрашуда Татарстан Язучылар берлегенең...

Чаллы шәһәренең 52нче гомуми белем бирү мәктәбендә олпат язучы, публицист, шагыйрь, драматург, журналист, җәмәгать эшлеклесе, әдип Айдар Хәлим белән очрашу булды!
9fc6a135-705f-4331-b4ff-c754186d4dc2-1


Очрашуда Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин, танылган шагыйрь, Илдар Юзиев исемендәге әдәби премия лауреаты Айрат Суфиянов, күпсанлы җырлар авторы Флүрә Коләхмәтова-Талипова, "Мәйдан" журналы, "Көмеш кыңгырау" гәҗите хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханә хезмәткәрләре катнашты.
Кичә 52 нче мәктәп директоры Дамир Динислам улы Нуриәхмәтов тәкъдиме белән оештырылган.
Кичәне китапханәче Нурутдинова Илфания Камил кызы алып барды.
whatsapp-image-2022-03-04-at-10-20-52
3a88622c-b49a-4272-8d83-7fd042347a01
712feb85-7ab2-4b96-85e7-cda4da0449ba
 

Комментарийлар