Логотип «Мәйдан» журналы

4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә язучылар белән очрашу узды

Яр Чаллы шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 26 февраль көнне язучылар белән җылы, күңелләрдә калырлык очрашу кичәсе узды.

Безгә кунакка Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Мансуров Зиннур Мөҗип улы, Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче, Гаяз Исхакый премиясе лауреаты, тәрҗемәче, язучы, филология фәннәре кандидаты Фатих Котлы, Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Минһаҗева Зөләйха Мөхит кызы, Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Нәбиуллина Рәсимә Харис кызы килде.

Җанлы очрашу мәҗлесләр залында башланып китте. Зал тамашачылар белән тулы иде. Бирегә шагыйрьләр иҗатын яратучы, хөрмәт итүче кунаклар, мәктәп укытучылары һәм укучылары җыелды. Кичәдә җыр-моң, шигърият бер дә тынмады.

Бала күңеленә ярату, әхлак-әдәп, тәртипле булу кебек хисләрне салыйм дисәң, тере язучы- шагыйрьләр белән якыннан дустанә аралашу, сөйләшү мөһимдер, кирәктер. Шагыйрьләрнең балаларга үтемле киңәшләре, киләчәк тормышта югалып калмау, үз юлыңны табып, туры юлдан барырга, үз мөмкинчелегеңнән чыгып үз осталыгыңны, үз талантыңны күрсәтә белергә һәм куллана белергә тәкъдим ителде. Телне үстерү, югалтмау, саклау, ана телендә сөйләшү, аралашу кирәклеген дә ассызыклап әйттеләр. 

Укучылар һәм укытучылар аларга үзләрен кызыксындырган сораулар биреп кичәне тагын да ямьләндереп җибәрделәр. 

Язучылар белән очрашу мәктәп китапханәсендә дәвам итте. Балаларны китапханәгә җәлеп итүнең иң нәтиҗәле ысулы. Китапханәче Ильнура Хәсәншина аларны  балалар өчен кайткан яңа китаплар, гәҗит- журналлар белән таныштырып үтте. Үзенең шигырьләрен укып үтте, язучыларыбыз остазларыбыз  тарафыннан уңай фикерләрен ишетте.

Чараның дәвамы булып Шигапова Азалия Рәсим кызы җитәкчелегендәге  “Авыл өе” музее иде. Алар монда сакланучы бай мирас аша авылның тарихы, ата-бабаларыбызның яшәеше, ул еллардагы эшчәнлек:  борынгы ата- бабаларыбызның йорт өчен кирәк-яраклары, кием- салымнары һәм инде эш кораллары белән танышып үттеләр. Үз фикерләрен: Зөләйха Минһаҗева “Бу дөньяда бер нәрсә дә очраклы түгел һәм эзсез узмый, - диләр. Бүгенге очрашу күңелләрдә тирән эз калдырды. Яңа иҗат фикерләре тудырды. Оештыручыларга рәхмәт”, Зиннур Мансуров “Без бер төркем язучылар 4 нче мәктәп укучылары белән очраштык, мәктәп китапхнәсендә, музеенда булдык. Мәктәп балаларының туган телебез варислары булуына тирәнтен ышанып, зур канәгатьләнү хисләре кичердек. Киләчәктә дә шулай дәвам итик!”, Фатих Котлы “Без Факил Сафинның 70 яшь юбилеена Казаннан килдек. Мәктәбегез, музеегыз безгә бик ошады. Исәнмесез, - диеп каршы алдылар һәр күргән бала. Рәхмәт яусын барыгызга да. Без бик шатбыз сезне күрүебезгә” диеп язып калдырдылар.

Мәктәбебездә күңелләрнең иң түренә кереп, озак вакытлар сагынып сөйләрлек очрашу булды.

Килгән кунаклар үзләрен шулай җылы итеп каршы алганнары, хөрмәт иткәннәре  өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.

 

Ильнура Хәсәншина,

4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе китапханәчесе

Автор фотолары

 

Галерея

Комментарийлар