Логотип «Мәйдан» журналы

4 бала атасы "авырга калырга" карар кылган

Сергей Кузнецов булачак әниләр фестивалендә дә катнашкан бердәнбер ир-ат булган. Төмәндә яшәүче ир үзенең кичерешләрен “Фейсбук” һәм “ВКонтакте”да #запискибеременного хэштегы астында теркәп бара икән....

Сергей Кузнецов булачак әниләр фестивалендә дә катнашкан бердәнбер ир-ат булган. Төмәндә яшәүче ир үзенең кичерешләрен “Фейсбук” һәм “ВКонтакте”да #запискибеременного хэштегы астында теркәп бара икән.

98eb9512b1f9870799b78aa262c35b77_L
Ә барысына да Сергейның тиктормас теле сәбәпче була. Ул хатын-кызның йөклелеге чорындагы барлык авырлыклар турында белүен әйтеп, “кемгә кирәк инде ул” дип белдерә һәм фестивальне оештыручылар белән бәхәскә керә… Аңа 6 атна дәвамында “йөкле булып йөрү” тәкъдим ителә. Сергей ризалаша һәм кичерешләрен социаль челтәргә язып барырга ышандыра.
Ир-атка токсикоз, хәл бетү, курку, йоклыйсы килү, аппетит югалу, тәм үзгәрү һәм йөклелеккә хас башка хәл-торышны тоярга туры киләчәк. Сынаулар үтү дә каралган: акбур ашау, иртән һәм кичен берәр литр су эчү, йоклата торган дару эчеп, эшкә бару, өйдә калып, юу-җыештыру, ашарга пешерү һ.б.
Йөклелекнең “соңгы” срокларында Сергей корсагына су тутырылган билбау бәйләп йөриячәк, хәтта шуның белән йоклаячак та. “Әни”гә кальций кирәк булганга, көненә яртышар кг эремчек, шулай ук тозлы кыяр ашау да каралган. Аягына авырайткычлар бәйләп тә куячаклар әле.
Моннан тыш, ир-ат барлык булачак әниләр кебек табибка да күренеп торачак. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында аны гинеколог түгел, ә проктолог кабул итәчәк.
Сергей тартуын, алкоголь куллануын ташлаган. Ахырдан “авырлы ирнең” сынауларны үтә алу-алмавы билгеле булачак. Нәтиҗәләрне фестиваль оештыручылары һәм тамашачылар бәяләячәк.
Әлеге проекттан тамаша ясасалар да, Сергей бәхәснең катгыйлыгын аңлый. Җиңгән очракта ул “Урал” ретро-мотоциклын реставрацияләүдә ярдәм алачак, җиңелә калса, бер атна буе хастаханәдә санитар булып эшләр дип көтелә.

 

Комментарийлар