Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда социаль учреждениеләрдә җылылыкны вакытыннан алда бирә башладылар

Казанда ягу сезоны вакытыннан алда старт алды – һава температурасы төшкәнгә, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәләргә һәм баш ка социаль учреждениеләргә җылылык җибәрелде, дип хәбәр итә Казан...

Казанда ягу сезоны вакытыннан алда старт алды – һава температурасы төшкәнгә, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәләргә һәм баш ка социаль учреждениеләргә җылылык җибәрелде, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Ягулык социаль өлкәнең 165 объектына бирелде: 103 балалар бакчасына, 36 мәктәпкә, тагын 7 мәгариф объектына, 17 сәламәтлек саклау учреждениесенә.
Искәртергә кирәк, җылылыкны уртача һава температурасының +8 градус дәвамында биш тәүлек саклангач кына җирергә киңәш ителә. Ләкин температураның даими төшә баруын исәпкә алып, социаль өлкә учреждениеләренә җылылык бирергә карар кабул ителде.

Комментарийлар