Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Скандинавия йөреше фестивале узачак

Җиңү паркында өлкән яшьтәге чаллылылар өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс узды, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.Спорт чарасы 40лап катнашучыны җыйды. Аны скандинавия йөреше өйрәтүчесе Зинаида...

Җиңү паркында өлкән яшьтәге чаллылылар өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс узды, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.
Спорт чарасы 40лап катнашучыны җыйды. Аны скандинавия йөреше өйрәтүчесе Зинаида Загарских уздырды.
Мастер-класс ахырында һәр катнашучыга әлеге спорт төре белән шөгыльләнү үзенчәлекләре, авыруларны кисәтү һәм сәламәтлекне ныгытуда файдасы турындагы буклетлар таратылды. Киләсе мастер-класс сентябрьдә узачак.
"Россия пенсионерлары берлеге" иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге "Сәламәтлеккә җиңел адым белән" проекты белән "Президент грантлары фонды" Россиякүләм конкурсының 300 мең сумлык грантына ия булды, дип хәбәр итә Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе. Проект кысаларында 200 пенсионерны скандинавия йөрешенә өйрәтәчәкләр, өлкән буын өчен скандинавия таягын бушлай биреп тору оештырылачак, шулай ук Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан "Сәламәтлеккә җиңел адым белән" дип исемләнгән скандинавия йөреше фестивале узачак.
Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар