Логотип «Мәйдан» журналы

317 көн Сабантуй үткәрүгә багышланган

Быел Татарстан Россия һәм чит илләрдә 317  Сабан туе бәйрәмен уздырырга ярдәм иткән. Солтан ИСХАКОВ фотосыРоссия төбәкләрендә һәм чит илләрдә гөрләп узган бу бәйрәм чараларында быел 1,85 миллионнан ар...

Быел Татарстан Россия һәм чит илләрдә 317  Сабан туе бәйрәмен уздырырга ярдәм иткән.

venera(1) Солтан ИСХАКОВ фотосы
Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә гөрләп узган бу бәйрәм чараларында быел 1,85 миллионнан артык кеше катнашкан.


Мәскәүдә оештырылган Сабан туе -иң масштаблысы. Аны тамаша кылырга 170 мең кеше килгән.
Сабантуйны оештыру өчен Россия төбәкләренә һәм чит илдәге кардәшләргә  86 012 087 сум акча бүлеп бирелгән. Узган ел ул 97 720 904, 42 сум тәшкил иткән.
Казахстан – данлыклы татар бәйрәмен иң күп уздыручы ил. Биредә – 20, Үзбәкстанда – 7, Кыргызстанда 6 Сабан туе үткәрелгән. Чит илләрдәге иң зур бәйрәм Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә гөрләгән. Бирегә 40 мең кеше җыелган.
Германиядә  Сабан туе 2002 елдан бирле үткәрелә. 2005 елдан милли бәйрәм Германия татарларының  «Татарлар Дойчланд» берлеге карамагында оештырыла. Узган ел Берлинда Европа Сабан туе гөрләде.
Быел Удмуртиянең  Сарапул, Магадан өлкәсенең Магадан  шәһәрләре,  Сарытау өлкәсенең Усть-Курдюм авылы һәм Пугачев шәһәре,  Рязань өлкәсенең Касыйм каласы һәм Әҗе авылы, Омск шәһәре,  Ханты-Манси автономияле округының Ухта каласы,  Эстониянең Нарва каласы һәм Польшаның Крушиняны авылындагы бәйрәм чаралары юбилей Сабантуйлары буларак узды.
2017 елда XVII Федераль Сабан туе – Әстерханда, ә VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында оештырылачак.


 
 
 
Чыганак: http://intertat.ru

Комментарийлар