Логотип «Мәйдан» журналы

"АБОНЕНТ НЕДОСТУПЕН, ПОЖАЛУЙСТА, ПЕРЕЗВОНИТЕ ПОЗДНЕЕ" - ТЕЛЕФОН ТРУБКАСЫННАН ТАТАР ФАМИЛИЯЛЕ ТАВЫШ ҖАВАП БИРӘ

Россиядә билгеле кәрәзле телефон операторларының берсендә автоҗавапкайтаргычта татар фамилияле кызның тавышы яңгырый. Фото: Рамил ГалиКәрәзле операторлар бик күп. Аларның һәрберсендә автоҗавапкайтаргы...

Россиядә билгеле кәрәзле телефон операторларының берсендә автоҗавапкайтаргычта татар фамилияле кызның тавышы яңгырый.
23dscf0638 Фото: Рамил Гали
Кәрәзле операторлар бик күп. Аларның һәрберсендә автоҗавапкайтаргычта төрле тавышлы кызлар, егетләр сөйләшә.
Матбугат чараларында билгеле операторда "Абонент временно недоступен" дип җавап бирүче тавыш кемнеке булуын ачыклаган мәгълүмат чыкты. Бу кыз - Ольга Ибраһимова икән. Аның турында тыныч, тигез тавышлы, психотерапевт кебек дип әйтәләр.
Театр институтында укыганда, стипендиясе аз булганга, ул эш эзләгән. Бу вакытта аның ире һәм кечкенә улы булган. Гаиләнең матди хәлен ныгыту өчен, Ольга төрле эшләрдә эшләгән.
Очраклы рәвештә телевидениедагы бер тапшыруга эләккән. Шуннан соң аны "Эхо Москвы" радиостанциясенә эшкә чакырганнар. Ул рекламалар яздыру белән шөгыльләнгән. Соңрак яңалыклар эфиры, авторлык программалары барлыкка килгән.
Кәрәзле оператор челтәре Ольгага 1997 елда ук мөрәҗәгать иткән. Шул вакыттан бирле ул бу операторның абонентлары белән даими "аралаша".
Театрларда рольләре, радиодагы эфирлары күп булган Ольга үзе халык күңеленә "абонент недоступен" булып кереп калырмын дип башына да китермәгән.
Хәзер Ольга Ибраһимова улы белән Мәскәүдә яши.
http://intertat.tatar

Комментарийлар