Логотип «Мәйдан» журналы

300 меңләп пенсионерга 5000 сум акча эләкмәячәк

Даими рәвештә чит илдә яшәүче 300 меңләп пенсионер бер тапкыр түләнә торган 5 мең сум акчаны алмаячак, дип языла РБК сайтында.Шулай итеп, Дәүләт Думасына 20 сентябрьдә кертелгән “Пенсионерларга бер та...

Даими рәвештә чит илдә яшәүче 300 меңләп пенсионер бер тапкыр түләнә торган 5 мең сум акчаны алмаячак, дип языла РБК сайтында.
970650ece3cc2ceff36d8b414a06ae14
Шулай итеп, Дәүләт Думасына 20 сентябрьдә кертелгән “Пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган түләү турында”гы закон нигезендә 5000 сум күләмендәге акчаны бары тик «Россия территориясендә даими яшәүчеләр» һәм 2016 елның 31 декабренә кадәр Пенсия фондыннан пенсия алучылар гына алачак.
Россиядә яшәмәүче пенсионерларның саны 288 меңгә җитә икән.

Комментарийлар