Логотип «Мәйдан» журналы

Роспотребнадзор рейслар тоткарланганда пассажирларның хокуклары турында искәртә

Мәскәү өлкәсенең Роспотребнадзор идарәсе белгечләре "Шереметьево” һәм “Домодедово” халыкара аэропортларында, көчле кар яву аркасында рейслар тоткарлану сәбәпле, тәүлек буе дежур тору оештырдылар, дип...

Мәскәү өлкәсенең Роспотребнадзор идарәсе белгечләре "Шереметьево” һәм “Домодедово” халыкара аэропортларында, көчле кар яву аркасында рейслар тоткарлану сәбәпле, тәүлек буе дежур тору оештырдылар, дип яза "Российская газета".
Фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ) Фото: Илнар Тухбатов/ Татар-Информ)
Белгечләр пассажирларга көтелмәгән хәлләр килеп чыккан вакытта нинди хезмәт күрсәтелергә тиешлеге турында консультация бирә.
Роспотребнадзор түбәндәге хезмәтләрне күрсәтергә тиешлеген искәртә:
- җиде яшькә кадәр балалары булган пассажирларны ана һәм бала бүлмәсенә урнаштыру;
- пассажир мөрәҗәгать иткән очракта, рейсны көтү ике сәгатьтән артса, ике тапкыр телефоннан шалтырату яки электрон почта аша ике хат җибәрү мөмкинлеге бирелергә тиеш,
- рейс көтүчеләр салкын эчемлекләр белән, әгәр рейс дүрт сәгатькә тоткарланса кайнар ризык белән тәэмин ителергә тиеш;
- очып китү көндез сигез һәм төнлә алты сәгатьтән артык тоткарланса, йөртүче пассажирларны кунакханәгә урнаштырырга, аларны анда илтеп куярга һәм килеп алырга тиеш;
- багаж саклауны оештыру;
Әлеге хезмәтләр өстәмә түләүсез башкарыла.
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар