Логотип «Мәйдан» журналы

26 август — язучы, шагыйрь Сирень Якупованың туган көне

Бүген шагыйрь, язучы, Саҗидә Сөләйманова, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты Сирень Мөхиббулла кызы Якупованың туган көне!Сирень ханым, туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур те...

Бүген шагыйрь, язучы, Саҗидә Сөләйманова, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты Сирень Мөхиббулла кызы Якупованың туган көне!
Сирень ханым, туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: исәнлек-саулык, сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар теләп калабыз!
Төшләремә яланаяк керәм…
Имеш,
Йә мәктәпкә, йә кибеткә шулай
барганмын.
Матур күлмәк өстә,
Ефәк яулык,
Ә чүәкләр кая калгандыр…
Ялантәпи бер мин генә, имеш,
Оят, читен, тагын әллә ничек…
Балачагым төштә үч аламы
Бүгенгемнең ун туфлие өчен.
Затлы күннән, лаклы, лаксызлары,
Төсләре дә, фасоны да төрле…
Яланаяк җиргә баскан да юк
Авылымнан киткән җәйдән бирле.
Яланаяк җиргә, их, баскан юк!
Чыклы үлән назы онытылган.
Шырпы кадалмый ла табаннарга,
Йөз чытыла йөрәк авыртудан.
Төшләремә яланаяк керәм,
Үткәнемне күрәм, киләчәкне –
Ак дөньяга ялантәпи килеп,
Яланаяк кына китәчәкне…
 

Сирень ЯКУПОВА

Комментарийлар