Логотип «Мәйдан» журналы

2023 елның икенче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча «Татмедиа»ның 24 басмасы тиражын арттырган

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте 2023 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясенә нәтиҗә ясады. Холдингның 24 басмасы узган елның шул чоры белән чагыштырганда тиражын арттыруга иреш...

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте 2023 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясенә нәтиҗә ясады. Холдингның 24 басмасы узган елның шул чоры белән чагыштырганда тиражын арттыруга ирешкән.
«Шәһри Казан» газетасы иң зур үсеш күрсәткән – аның тиражы 110 процентка арткан. «Мәйдан» журналы да тиражын 46 процентка арттырган.
«Шәһри Чаллы», «Ютазы таңы» газеталары, «Безнең мирас» журналының тиражлары 20 процентка үскән. Лидерлар арасында Алабуга, Бөгелмә, Арча, Спас, Түбән Кама, Апас, Әлки, Әлмәт, Мамадыш, Минзәлә, Балтач, Югары Ослан, Яшел Үзән район газеталары да бар. Шулай ук «Челнинские известия» газетасының да тиражы арткан.
«Сәхнә», «Татарстан», «Чаян» журналлары, чуваш телендә чыгучы «Сувар» газетасы да узган елга караганда күбрәк тираж җыйган.
«Татмедиа» холдингына керүче республика газеталарының тиражы узган елның шул чоры белән чагыштырганда 113,8 процентка арткан.
«Татмедиа»да билгеләп үтүләренчә, күпчелек район редакцияләренең төп проблемасы – торак пунктларда почта ташучылар җитмәү. Бу, үз чиратында, почта аша газета-журналларга язылучыларның кимүенә китерә. Шунлыктан «Татмедиа» АҖ редакцияләре күбесенчә басмаларны редакциядән килеп алу яки редакция көче белән китереп бирү мөмкинлеген тудырган альтернатив язылу тәҗрибәсен куллана. Әйтик, «Татмедиа» АҖ басмаларына альтернатив язылу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4 процентка арткан һәм гомуми язылу күләменең 18,7 процентын тәшкил иткән.
«Татмедиа» газета-журналларның тиражы артуын язылу кампаниясе чорында редакцияләрнең активлыгы белән бәйлиләр. «Татмедиа» АҖ басмалары «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе белән берлектә үткәрелә торган язылу декадаларында катнаша, аның вакытында язылу бәясенә 7-13 процент ташлама тәкъдим ителә. Акционерлык җәмгыяте сайтында шулай ук онлайн-язылу функциясе эшли, аны http://tatmedia.ru/podpiska сылтамасы буенча рәсмиләштерергә мөмкин. Моннан тыш, почтальоннар һәм абунәчеләр өчен төрле бәйгеләр үткәрелә.
«Татарстан почтасы» аша, альтернатив язылу һәм ваклап сатуны исәпкә алып, 2023 елның икенче яртыеллыгына язылу нәтиҗәләре буенча «Татмедиа» АҖ газета-журналларының гомуми тиражы 236 мең 634 данә тәшкил итә.


Фото: «Татар-информ» архивы


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/2023-elnyn-ikence-yartyellygy-natialare-buenca-tatmedianyn-24-basmasy-tirazyn-arttyrgan-5873477

Комментарийлар