Логотип «Мәйдан» журналы

2022 елда кемнәрнең хезмәт хакы артачагы билгеле

Килешү төзеп эшләүче барлык хезмәткәрләрнең дә хезмәт хакы индексацияләнергә тиеш. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Россия юристлары ассоциациясе әгъзасы Мария Спиридонова сөйләде, дип яза РИА Новости.Юри...

Килешү төзеп эшләүче барлык хезмәткәрләрнең дә хезмәт хакы индексацияләнергә тиеш. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Россия юристлары ассоциациясе әгъзасы Мария Спиридонова сөйләде, дип яза РИА Новости.
Юрист әйтүенчә, хезмәт хакының индексацияләнүе хезмәт килешүендә күрсәтелгән була.
Шулай да хезмәт кодексында барлык хезмәткәрләр өчен дә хезмәт хакын бердәм индексацияләү каралмаган. Мәсәлән, бюджет финанславын алмый торган эш бирүчеләр индексация тәртибен һәм шартларын, шул исәптән аның күләмен һәм вакытын үзләре билгеләргә хокуклы. Юрист сүзләренчә, коммерция компанияләре индексация коэффициентын үзләре билгели ала.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/business/19-01-2022/2022-elda-kemn-rne-hezm-t-haky-artachagy-bilgele

Комментарийлар