Логотип «Мәйдан» журналы

2020 елда Татарстан Хөкүмәте табибларга грант программасы буенча 84 фатир бирде

2020 елда Татарстанның Дәүләт торак фонды, медицина хезмәткәрләренең торак шартларын яхшырту буенча грант программасы нигезендә, табибларга 84 фатир тапшырды. Шул исәптән, 51 фатир — Чаллы табибларына...

2020 елда Татарстанның Дәүләт торак фонды, медицина хезмәткәрләренең торак шартларын яхшырту буенча грант программасы нигезендә, табибларга 84 фатир тапшырды. Шул исәптән, 51 фатир — Чаллы табибларына, ә Казан һәм Әлмәттә тугызышар фатир бирелде. Бу йортлар «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән.84-fatir
Татарстан Хөкүмәте табибларның торак шартларын яхшырту өчен грантларны 2014 елдан бүлеп бирә. Әлеге программаның максаты — республика шәһәр һәм районнарына югары квалификацияле медицина белгечләрен кайтару һәм халыкка медицина ярдәмен үтемле итү.
Программа гамәлгә ашырылган алты елда 732 табиб дәүләттән грантлар алды. 2020 елның июлендә грант күләме 500 мең сумнан 800 мең сумга кадәр күтәрелде.
 
Моңа кадәр Татарстанда Балык Бистәсенең Үзәк район хастаханәсе табиблары шулай ук дәүләт ярдәмендә яңа фатирларга күченгән иде.
 

Фото: Татар-информ архивы 


https://tatar-inform.tatar/news/society/12-01-2021/2020-elda-tatarstan-h-k-m-te-tabiblarga-grant-programmasy-buencha-84-fatir-birde-5798246

Комментарийлар