Логотип «Мәйдан» журналы

2018 елгы кышкы Олимпия уеннарында катнашачак Россия җыелмасына 690 спортчы кергән

2018 елның 9-25 февралендә Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә кышкы Олимпия уеннары узачак.  Анда катнашачак Россия җыелма командасына 690 спортчы кергән. 2018 елга кадәр бу спортчыларның төрле ярышла...

2018 елның 9-25 февралендә Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә кышкы Олимпия уеннары узачак.  Анда катнашачак Россия җыелма командасына 690 спортчы кергән.
zimnie_olimpijskie_igry
2018 елга кадәр бу спортчыларның төрле ярышлардагы күрсәткечләренә карап, бу исемлек төгәлләштерелеп торачак, дип хәбәр итә ТАСС.
“690 спортчыдан торган беренчел исемлекне кышкы спорт төрләре буенча федерацияләр үзләре төзеде, – ди Россия Олимпия комитетының олимпия уеннарына әзерлеккә ярдәм итү идарәсе җитәкчесе Александр Грушин. – Бу исемлек спортчылар ярышларда күрсәткән нәтиҗәләргә карап, әле үзгәртелергә дә мөмкин".

Комментарийлар