Логотип «Мәйдан» журналы

2017 елда Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы 8232 сум тәшкил итәчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Пенсиягә федераль социаль түләүләр күләмен билгеләү өчен Татарстан Республикасы пенсионеры өчен 2017 елга яшәү минимумын билгеләү турында"гы республика законын...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Пенсиягә федераль социаль түләүләр күләмен билгеләү өчен Татарстан Республикасы пенсионеры өчен 2017 елга яшәү минимумын билгеләү турында"гы республика законын имзалады.
4a73eb7477df114459798f9c7011e204
Документта "Татарстан Республикасында 2017 елга пенсионерның яшәү минимумын 8232 сум күләмендә билгеләргә" карар ителгән. 2016 елның икенче кварталында республикада пенсионерның яшәү минимумы күләме 6656 сум тәшкил иткән. Шул рәвешле, республикада пенсионерлар яшәү минимумы 1576 сумга арткан.
Закон рәсми төстә дөнья күргәннән соң 10 көн узгач үз көченә керәчәк.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар