Логотип «Мәйдан» журналы

2017 елда социаль пенсиянең уртача күләме 8 803 сум тәшкил итәчәк

 Россия Президенты Владимир Путин 2017 елга һәм планлы 2018 һәм 2019 елларга Россия Пенсия фонды бюджеты турындагы законга кул куйды, дип хәбәр итә ТАСС.Россия Пенсия фонды бюджетында инфляциянең...

 
Россия Президенты Владимир Путин 2017 елга һәм планлы 2018 һәм 2019 елларга Россия Пенсия фонды бюджеты турындагы законга кул куйды, дип хәбәр итә ТАСС.
pensiya
Россия Пенсия фонды бюджетында инфляциянең фаразлама дәрәҗәсе 5,8 процент тәшкил итү ихтималы исәпкә алынган. Шулай ук эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре дә исәптә. Иминият пенсиясенә билгеләп куелган түләүләр 2017 елның 1 февраленнән 2016 ел инфляциясе дәрәҗәсенә күтәреләчәк.
Дәүләтнең пенсия тәэминаты буенча пенсияләр, шул исәптән социаль пенсияләр, 2017 елның 1 апреленнән эшләүче пенсионерларга да, эшләмәүчеләренә дә 2,6 процентка артачак. Нәтиҗәдә, 2017 елда социаль пенсиянең уртача еллык күләме 8 803 сум (пенсионерның яшәү минимумына карата 103,1 процент) була. Инвалид балалар һәм балачактан 1 нче төркем инвалидларның социаль пенсиясенең уртача күләме 13 349,2 сум тәшкил итә.
 
Чыганак: http://shahrikazan.com

Комментарийлар