Логотип «Мәйдан» журналы

2017 елда россиялеләр чүп-чар чыгарган өчен аерым түли башлый

2017 елда россиялеләрнең түләү кәгазьләрендә яңа графа - каты коммуналь калдыкларны (ТКО) җыйган һәм чыгарган өчен түләү пәйда булачак. Хәзергә әлеге чыгымнар «торак бинаны караган һәм ремонтлаган өче...

2017 елда россиялеләрнең түләү кәгазьләрендә яңа графа - каты коммуналь калдыкларны (ТКО) җыйган һәм чыгарган өчен түләү пәйда булачак. Хәзергә әлеге чыгымнар «торак бинаны караган һәм ремонтлаган өчен» графасына яшеренгән.
1920x1080resize_portfolio32315_57_1404135668
Хәзерге вакытта чүп-чар чыгару нормалаштырылмаган. Уртача ул торакның квадрат метрына 2 сум 50 тиен тирәсендә түләнә. Тарифларны идарә компанияләре билгели, дип хәбәр итә «Российская газета».
Яңа елдан тарифларны калдыклар белән эшләүче төбәк операторы билгеләргә тиеш булачак. Төбәктә бер шундый оператор сайлана, димәк, түләү дә бөтен кеше өчен бертөрле булачак.
Россиялеләр 2017 елның 1 гыйнварыннан чүп-чар чыгарган өчен күпме түлиячәкләр соң, дигән сорауга РФ Экология һәм табигый байлыклар министры Сергей Донской: «Бу хакта төбәк операторлары сайлангач сөйләшергә була. Сайлау процедурасы ачык — кемнең шартлары яхшырак, шул җиңә. Ә төбәкләргә тарифларны бер чама белән ТКОга мөрәҗәгать итеп билгеләргә була. Без чүп-чар чыгаруга бәя артырга тиеш дип санамыйбыз» дип җавап биргән.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар