Логотип «Мәйдан» журналы

2017 елда Чаллыда балалар бакчасына түләү бәяләре үзгәрде

Чаллы Башкарма комитеты җирле балалар бакчаларына түләүнең киләсе елга күпме булуы турында мәгълүмат бирде.Чаллыда 2017 елдан ата-аналарга 3 яшьтән алып 7 яшькәчә балаларын җирле катнаш төрдәге балала...

Чаллы Башкарма комитеты җирле балалар бакчаларына түләүнең киләсе елга күпме булуы турында мәгълүмат бирде.
tn_189727_728ab39d9bef4
Чаллыда 2017 елдан ата-аналарга 3 яшьтән алып 7 яшькәчә балаларын җирле катнаш төрдәге балалар бакчасының гадәти төркемнәренә йөрткән өчен (12 сәгатьлек эш көне, атнага 5 көн эшләгән оешмаларда) аена 2912 сум түләргә кирәк булачак. Аның өстенә әле ай саен туклану өчен булган 579 сум өстәлә. Шул турыдагы карарга Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин кул куйды.
Күп балалы гаиләдән булганнар өчен 1457 сум һәм туклану өчен 289 сум билгеләнгән.
Балалары 1-3 яшьлек булган ата-аналарга 2997 һәм туклану өчен 517 сум түләргә туры киләчәк. Шушы яшьтәге күп балалы гаиләдән булган балага 1499+258 сум.
 
3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балаларын гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасына атнасына 5 көн йөрткән өчен (12 сәгатьлек эш көне булганда), 1 гыйнвардан ата-аналар аена 3287 сум һәм туклануга 579 сум (күп балалы гаиләләр өчен - 1644 +289 сум) түләячәк. 1 яшьтән алып 3 яшькәчә булганнарга түләү хакы 3431 сум һәм 517 сум (күп балаы гаиләләрдә - 1716+258 сум) булачак.
 
Шулай ук, җирле балалар бакчаларының коррекция төркемнәренә йөргән өчен түләү бәясе үзгәрде. Тулы исемлек белән МОНДА таныша аласыз.
 

Комментарийлар