Логотип «Мәйдан» журналы

2016 елның иң яхшы почтальоны кайда яши?

Казанда «2016 елның иң яхшы почтальоны» Бөтенроссия бәйгесенең республика этабына нәтиҗәләр ясалды. Фото: http://tatar-inform.tatarБәйгедә Татарстан почта элемтәсенең авыл һәм шәһәр бүлекләреннән иң...

Казанда «2016 елның иң яхшы почтальоны» Бөтенроссия бәйгесенең республика этабына нәтиҗәләр ясалды.
3060 Фото: http://tatar-inform.tatar
Бәйгедә Татарстан почта элемтәсенең авыл һәм шәһәр бүлекләреннән иң әйбәт 20 хезмәткәр катнашкан. Катнашучылар үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәткән: клиентлар белән аралашу, нәтиҗәле эшләү, эш урынында гадәти булмаган хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне ничек тоту һ.б.
Нәтиҗәдә, бәйгедә районара Чистай почта бүлеге почтальоны Рузалия Яшина җиңү яулаган. Хәзер ул Татарстанны макротөбәк этабында тәкъдим итәчәк. Икенче һәм өченче урыннарны Нурлат һәм Кама Тамагы почтальоннары бүлешкән.
Бәйгедә катнашучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылган. Шулай ук махсус номинациядә диплом һәм акчалата премия белән җиңүчеләрне профсоюз комитеты котлаган. Әлеге номинация җиңүчеләре - Балтачтан Вера Камашева һәм Чаллы шәһәреннән Әлфира Фәхретдинова.
Бу хакта «Татарстан почтасы» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комментарийлар