Логотип «Мәйдан» журналы

2016 елда авыл хуҗалыгы буенча Татарстанның иң алдынгы районнары билгеле булды

2016 елда үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларында Татарстанның иң алдынгы районнары турында мәгълүматны Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бирә. Фото: vk.comАктаныш – районда игенче...

2016 елда үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларында Татарстанның иң алдынгы районнары турында мәгълүматны Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бирә.
A7R1EhlbXMA Фото: vk.com
Актаныш – районда игенчелек культурасы югары дәрәҗәдә, аграрийлар ел саен үсемлекчелектә даими рәвештә югары күрсәткечләргә ирешеп килә;
Арча – һәр гектардан уртача 30 центнер һәм аннан күбрәк ашлык җыеп алынган, бәрәңге уңышы 50 мең т артык, мөгезле эре терлекнең баш саны 40 меңнән артык;
Әтнә районы – район үсемлекчелек һәм терлекчелектә лидерлар сафында, мөгезле эре терлекнең баш саны, сөт җитештерү югары темплар белән арта. 8 айда бер сыердан уртача савым күрсәткече – 5436 кг;
Балтач районы – игенчелектә елдан-ел югары күрсәткечләр теркәлә, район – нәселле материал сату буенча лидер;
Зәй – бөртеклеләрнең иң югары уңышы шушы районда – гектарыннан 37 ц га якын. Район терлекчелектә үсеш темпларын арттыра;
Кукмара – терлекчелектә югары күрсәткечләр, шул исәптән үсемлекчелектә нәтиҗәле эшләү нәтиҗәсендә. 8 айда җитештерелгән сөт күләме буенча алдынгы – 45,7 мең т (үсеш 15 процент);
Саба – иң инновацион район, биредә терлекчелек һәм үсемлекчелектә алдынгы технологияләр эшкә җигелә, бөртелекләрнең уңышы – гектарыннан 30 ц дан артык;
Сарман – тулаем ашлык җыемы буенча лидерлар бишлегенә керә – 157 мең т дан артык;
Тәтеш – соңгы елларда үсемлекчелек һәм терлекчелектә уңай адымнар күзәтелә, район уңыш күләме буенча лидерлар дүртлегендә;
Тукай районы – бөртекле культура орлыклары белән тәэмин итүчеләрнең берсе, районда кошчылык һәм дуңгызчылык киң таралган;
Буа – иң күп иген суктырылган – 165 мең т дан артык, бөртеклеләрнең уңышы – гектарыннан 32 ц дан артык;
Нурлат – бөртеклекләрнең уңышы – гектарыннан 35 ц, шикәр чөгендерен җитештерү һәм эшкәртүдә нәтиҗәлелек күренә;
Балык Бистәсе - бөртеклеләрнең уңышы – гектарыннан 30 ц дан артык, район ел саен үсемлекчелектә үсеш темпларын арттыра;
Азнакай – тотрыклы төстә терлекчелек продукциясен җитештерү темпларын арттыра;
Мамадыш – сөт һәм ит җитештерү күләмнәрен интенсив рәвештә үстерә;
Минзәлә – ит җитештерү күләмнәренең югары тизлек белән артуы күзәтелә – узган ел белән чагыштырганда 125 процентка үсеш теркәлгән.
 
 
 
 

Комментарийлар