Логотип «Мәйдан» журналы

Альберт Кәримов Татарстан энергетикларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов энергетика тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Энергетик көне белән котлады. “Татарстанның социаль-икътиса...

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов энергетика тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Энергетик көне белән котлады.
inx960x640-3
“Татарстанның социаль-икътисади тотрыклылыгын тәэмин итүдә республиканың энергетика комплексы мөһим роль уйный. Халыкның муллыгы, республика сәнәгатенең көндәшлеккә сәләтлелеге энергетика тармагының нәтиҗәле эшенә бәйле. Республика энергетика системасында ел да 21 миллиард кВт/сәгать электр һәм 32 миллион Гкал җылылык энергиясе эшләп чыгарыла. Энергетика комплексы предприятиеләрендә 16 меңнән артык кеше хезмәт куя.
Сезнең тырышлык белән Татарстанда ышанычлы энергетика инфраструктурасы булдырылган, аның бәрабәренә икътисадның гаять мөһим тармаклары тотрыклы үсеш ала. Татарстан предприятиеләре һәм халкы электр һәм җылылык энергияләре белән өзлексез тәэмин ителә. Хәзерге вакытта республиканың энергетика комплексы предприятиеләрендә, алдынгы технологияләр кулланып, энергетика куәтләренең яңаларын гамәлгә кертүгә һәм булганнарын яңартуга юнәлтелгән проектларны тормышка ашыру буенча зур күләмле эш алып барыла. Сезнең һөнәри осталык, фәнни һәм техник куәтләр, белеп кабул ителгән идарәи карарлар һәм хезмәткә тугрылык алга таба да тармакны үстерү, җитештерүгә өр-яңа эшкәртмәләр кертү мөмкинлеге бирер дип ышанам.
Җитештерүдә яңа казанышлар, ныклы сәламәтлек, тотрыклылык, үзегезгә һәм якыннарыгызга иминлек телим!” – диелә әлеге котлауда.

Комментарийлар