Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда «Иң-иң күркәм гаилә»не ачыкладылар

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Күркәм гаилә» бәйгесенең финалы узды. Ел дәвамында Татарстан районнарында һәм Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә әлеге бәйгенең сайлап алу турлары узган. Алард...

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Күркәм гаилә» бәйгесенең финалы узды.
db76edd07d03d828ddca29f5bf72891c_l
Ел дәвамында Татарстан районнарында һәм Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә әлеге бәйгенең сайлап алу турлары узган. Аларда барлыгы 100дән артык гаилә катнашкан. Арада иң-иң дип табылган җидесе Казанда финал турында көч сынашты.
Мөслим районының Үрәзмәт авылыннан Илдар һәм Гүзәлия Шәйгәрдановлар бер-берсенә терәк булып менә инде 22 ел яши. Алар 1994 елның 8 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә гаилә корып җибәргән һәм бүгенге көнгә кадәр бер-берсенә хөрмәт һәм ярату хисен саклап кала алган.
Гүзәлия ханым укытучы булып эшли, ире – механизатор. Алар өч балага гомер биргән. Кызлары Илсөяр һәм Альбина мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. Бүгенге көндә югары уку йортында белем ала. Уллары 3 сыйныфта гына укуына карамастан, олимпиадаларда җиңүләр яуларга өлгергән. Гаилә һәръяктан да уңган. Җыр-бию, спорт, фәнни эшчәнлек белән дә шөгыльләнәләр. Үрнәк гаилә булуның сере нидә дигән сорауга алар: «Без һәрчак бергә, бердәм, бер юнәлештә атлыйбыз. Бер-беребезгә ярдәм итәбез», – диләр.
– Конкурста инде икенче катнашуыбыз. 2014 елда безнең турында Раил Садретдинов язма язып чыккан иде. Шуның нигезендә безне «Уникаль гаилә» дигән номинациядә җиңүче дип таптылар. Монысында инде иң үрнәк, балалар өчен янып торучы гаилә дип район тәкъдим итте. Шәйгәрдәновлар нәселе Үрәзмәт авылында 200 елдан артык яши, без дә туган авылыбызны ташлап китмәдек, – дип сөйләде Гүзәлия ханым.
Шәйгәрдановлар гаиләсеннән тыш, бәйгенең финалында катнашу хокукына Балтач районыннан Тләковлар һәм Фәезовлар, Биектау районыннан Ситдыйковлар һәм Агеевлар, Арчадан Хәйруллиннар, Киров өлкәсеннән Сәлаховлар гаиләсе ия булды. Алар бер-бер артлы сәхнәдә үз осталыкларын, үз гаиләләренә генә хас үзенчәлекләрен чагылдырырга тырышты.
Бәйгенең жюри әгъзасы, Казан дәүләт университетының Татар журналистикасы кафедрасы җитәкчесе Васыйл Гарифуллин сүзләренчә, әлеге конкурс татар милләте тормышындагы иң мөһим чараларның берсе.
- Гаилә – ул милли тәрбиянең нигезе, дип кабатлап торабыз. Биредә чыгыш ясаган гаиләләрнең барысы да бик уникаль, бик кызыклы. Аларның һәркайсының үзенчәлекле, өстенлекле ягы бар. Берәүләрендә һөнәри тәрбиягә зур игътибар бирелә, икенчеләре сәнгать юнәлешендә үсә, өченчеләрендә үткәннәр, гореф-гадәтләр алга сөрелә. Монда чыгыш ясаганнарның барысын да берләштерсәк, идеаль гаилә килеп чыгар иде. Без шушы идеалга омтылырга тиешбездер дә, – дип билгеләп узды ул.
Нәтиҗәдә, Тләковлар «Уникаль гаилә»,  Сәлаховлар «Милли җанлы гаилә», Агеевлар «Күп балалы гаилә», Ситдыйковлар «Иҗади гаилә», Хәйруллиннар «Эшчән гаилә», Шәйгәрдановлар «Зыялы гаилә» номинацияләрендә җиңү яулады.  «Иң-иң күркәм гаилә» исеменә исә Балтач районыннан Фәезовлар гаиләсе лаек булды. Җиңүче гаилә «Гаилә һәм мәктәп» журналы тышлыгында урын алачак һәм алар турында язма да басылачак.
 
Чыганак: http://intertat.ru/

Комментарийлар