Логотип «Мәйдан» журналы

12 майда мәктәпләрдә дистанцион режимда уку дәвам ителәчәк

12 майдан Татарстан укучылары дистанцион режимда укуларын дәвам итәчәк. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.1-8 сыйныф укучылары уку елын 23 майда тәмамлаяча...



12 майдан Татарстан укучылары дистанцион режимда укуларын дәвам итәчәк. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.



4437


1-8 сыйныф укучылары уку елын 23 майда тәмамлаячак.




9, 10 һәм 11 сыйныфларда белем алучы югары сыйныф укучылары өчен уку елы 30 майда тәмамланачак.




Әлегә укучылар 11 майга кадәр ял итәчәк. 6, 7 һәм 8 майда балалар бакчаларында дежур төркемнәр элеккеге режимда эшли.




Көллият һәм югары уку йортлары студентлары өчен 9, 10 һәм 11 май ял көннәре була.


 
Фото: Владимир Васильев

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар