Логотип «Мәйдан» журналы

Балаларда кризис вакытында әти-әнигә үзен ничек тотарга?

Психологлар фикеренчә, яше тулган балада кризис чоры башлана. Бу нидән гыйбарәт? Балада ул ни рәвешле чагыла? Мондый вакытта әти-әнигә үзләрен ничек тотарга?Әлеге сорауларга «Априори» бизнес психологи...

Психологлар фикеренчә, яше тулган балада кризис чоры башлана. Бу нидән гыйбарәт? Балада ул ни рәвешле чагыла? Мондый вакытта әти-әнигә үзләрен ничек тотарга?
Әлеге сорауларга «Априори» бизнес психологиясе һәм социаль мөнәсәбәтләр үзәге җитәкчесе Айгөл Әхмәтҗанова җавап бирә.
image001_43
Ишеткәнегез бардыр: бала көйсезләнә-тыңламый башласа, бар эшне үзенчә итсә, без — өлкәннәр — аның бу кыланышын кризис чоры белән бәйлибез. Ул өч-дүрт яшьтә дә, биш-алты яшьтә дә булырга мөмкин. Әмма бала кичергән иң беренче кризис — бер яшькәчә чагында, ягъни йөри, сөйләшә, «мин»леген белгертә башлагач… Дөрес, аның иртәрәк тә — ун айлык чагында да күзәтелүе ихтимал. Сез моны сизми калмассыз: улыгыз яисә кызыгыз мөстәкыйльлеккә омтыла. Йөреп киткән баланы, инде туктатам димә. Ул теләсә кая тыгыла, бертуктаусыз нидер вата-җимерә. Шулай итеп, үзенә билгесез дөньяны ача. Кайбер бала «ярамый» дигәнгә тәгәрәп китеп елый, истерикага да бирелә әле. Ашата башласаң, ашамый, киендерә башласаң, киендертми — киреләнү, елау аша характерын күрсәтә.
Күпвакыт аларны аңлап та булмый. Иркәли башласаң, карыша, ә шул ук вакытта әти-әни назыннан башка аңа начар да.
Бер яшькә җиткәндә, бала азрак йоклый, ашау-эчүгә дә мөнәсәбәт төрле баланың төрлечә. һәм ул һәрвакыт хәрәкәттә. Аңа берәүдән дә бәйле булмау бик ошый. Балагызның үзен болай тотуын нормаль күренеш дип кабул итегез. Бала шул рәвешле үз-үзен шәхес буларак расларга өйрәнә. Аны хуп-лагыз, кушылып уйнагыз, боерып сөйләшмәгез. һәрвакыт яратканыгызны белдереп-сиздереп торыгыз. Ватыла, җимерелә торган әйберләрне ераккарак алып куегыз.
Бер яшьлек баланың теле үзенчә ачыла һәм ул өлкәннәрнекеннән аерылып тора. Сүзләрне үзе уйлап таба һәм һәр нәрсәне үзенчә аңлый да. Һәм тагы бер нәрсәгә игътибар итегез: бу чорда баланы әнисен югалту куркынычы бер генә минутка да ташламый. Ул әнисе артыннан «койрык» булып тагылып йөри. Әгәр дә сезгә каядыр барырга кирәк икән, моны күрмәгәндә эшләргә яисә аңа: «Хәзер кайтам», — дип аңлатырга кирәк. Баланы берүзен генә ирексезләп бүлмәдә калдырмагыз. Куркудан анда невроз башлануы бар.
Чыганак: http://www.syuyumbike.ru

Комментарийлар