Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасындагы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Минскта эш сәфәре кысаларында Беларусь Республикасындагы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Фото: http://prav.tatarstan.ruВатандашлар белән очрашуны Бөтендөнья татар...

Рөстәм Миңнеханов Минскта эш сәфәре кысаларында Беларусь Республикасындагы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.
view_1805747_1795996 Фото: http://prav.tatarstan.ru
Ватандашлар белән очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (БТК) рәисе Ринат Закиров башлап җибәрде. Ул БТК дөньяның төрле илләрендә татар иҗтимагый оешмалары белән башкарылган эшләр турында сөйләде, дип яза ТР Президенты Матбугат хезмәте.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Татарстан белән Беларусь арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләрендә яхшы ярдәмчеләр булып тора. Ул тарихи ватаннарыннан еракта яшәүче җирле татарларга гореф-гадәтләрен, йолаларын, туган телләрен һәм халкының мәдәниятен саклап калган өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Беларусьта, башка илләрдә яшәп, үзегезне татарлар дип санавыгыз – бик күркәм күренеш, дип белдерде.
Россиядә татарлар саны ягыннан икенче урында, бүген Татарстанның үзендә бары тик 30 процент татар яши, калганнары – җир шарының төрле почмакларына чәчелгән икәнлеген дә ассызыклады президент.
Рөстәм Миңнеханов Беларусьтагы татар яшьләрен Татарстанда «Сәләт» халыкара яшьләр мәгариф форумында уздырылучы төрле мөселман фестивальләрендә, «Сәләт» лагереның профильле сменаларында катнашырга чакырды. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан БДБ һәм Балтия илләрендә яшәүче татар яшьләрен Татарстан югары уку йортларына җәлеп итү буенча зур эш алып бара, диде ул.
Шулай ук татар телен онлайн өйрәнү буенча интернеттагы «Ана теле» проекты турында, «ТНВ – Планета» юлдаш телевидение каналы турында да әйтеп үтте.
Очрашу барышында «Чишмә» Татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсе рәисе Эльвира Левшевич Беларусьтагы татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге турында сөйләде.
Очрашуда катнашучылар Рөстәм Миңнехановка элек «Минск – Казан» поезды йөрүен сөйләделәр, хәзер бу маршрутны яптылар, диделәр. Алар Татарстан Республикасы Президентыннан бу мәсьәләдә ярдәм күрсәтүен үтенделәр.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, шул араларда Минскта беренче җәмыгъ мәчете ачылачак.
Очрашу азагында татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре татарча җырлар һәм шигырьләр башкардылар.
Рөстәм Миңнеханов Беларусьтагы татар җәмәгатьчелегенең актив вәкилләренә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.
Чарада Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар катнашты.
view_1805747_1796042
 

Комментарийлар