Логотип «Мәйдан» журналы

1 млн долларлык "Мисс Россия" таҗы өчен көрәшергә Татарстаннан Камилә Хөсәенова бара

"Мисс Россия - 2018" конкурсын оештыручылар җиңүчегә тапшырыла торган таҗның яңасын тәкъдим иттеләр. Аны "Mercury" компаниясе эшләгән.Яңа таҗ ак алтыннан, бриллиант, рубин, энҗе һәм сапфирлардан ясалг...

"Мисс Россия - 2018" конкурсын оештыручылар җиңүчегә тапшырыла торган таҗның яңасын тәкъдим иттеләр. Аны "Mercury" компаниясе эшләгән.
Яңа таҗ ак алтыннан, бриллиант, рубин, энҗе һәм сапфирлардан ясалган. Ул Россия байрагы төсләрен кабатлый.
14 апрель көнне әлеге таҗ конкурсның 50 финалисты арасында үз хуҗасын табачак.
 
Конкурста Татарстанны "Татарстан чибәре-2018" титулы иясе Камилә Хөсәенова тәкъдим итәчәк. Камилә - Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе студенты, гимнастика белән шөгыльләнә.
 
 

Комментарийлар