Логотип «Мәйдан» журналы

1 март — Рәфикъ Юнысның туыына 80 ел

Рәфикъ Юныс (Рәфикъ Юныс улы Юнысов) – шагыйрь, журналист һәм публицист. 1943 елның 1 мартында Татарстанның Арча районы Кәче авылында туа.Кәчедә – җиде сыйныф, Арчада урта мәктәпне тәмамлый. Казан дәү...

Рәфикъ Юныс (Рәфикъ Юныс улы Юнысов) – шагыйрь, журналист һәм публицист. 1943 елның 1 мартында Татарстанның Арча районы Кәче авылында туа.
Кәчедә – җиде сыйныф, Арчада урта мәктәпне тәмамлый. Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә белем ала. «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә, Татарстан китап нәшриятында, «Идел», «Казан утлары» журналы редакциясендә эшли.
Беренче шигъри җыентыгы («Вакыт чылбыры») 1982 елда басылып чыга. Шуннан соң тагын берничә шигъри китабы дөнья күрә: «Җирдә яшим», «Учтагы песнәк», «Сүнгән яшен», «Син һәм мин». «Татарстан референдумы» китабы җәмәгатьчелектә киң яңгыраш таба.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе (2004).
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1986).
2021 елның 19 гыйнварында Казанда вафат була, туган ягында – Арча районы Кәче авылында җирләнә.
 
Хыял юата
Кеме генә юк бу яшәешнең –
Бүгенгене кара, үткәнне!
Королевлар, Бахлар белән бергә
Мин дә кирәк булдым микәнни?
 
Чакырган бит – үги түгелмендер,
Урыным бар бугай дөньяда.
Цезарьларга карап көлгән кояш
Миңа да бит әнә елмая!
 
Тормыш җыры. Күптән башланган ул.
Өзелмәскә тиеш, тынмаска.
Дирижеры була алмам, ләкин
Тырышырмын көйне бозмаска!
 
«Син дә әле эзсез югалмассың,
Чагылышың яшәү күгендә
Шәфәкъ булып бераз янар әле!» –
Дип пышылдый хыял күңелгә.
 

Рәфикъ ЮНЫС


 

Комментарийлар