Логотип «Мәйдан» журналы

1 майдан “Россия почтасы” Татарстанга җибәрелгән бөтен посылкаларны да ачып карый

“Россия почтасы” футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында куркынычсызлык максатыннан посылкаларны тикшерә, дип хәбәр итә РБК ведомство матбугат хезмәтенә сылтама белән. Фото: www.pochta.ruАгымдагы елд...

“Россия почтасы” футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында куркынычсызлык максатыннан посылкаларны тикшерә, дип хәбәр итә РБК ведомство матбугат хезмәтенә сылтама белән.
pochta Фото: www.pochta.ru
Агымдагы елда 1 майдан 25 июльгә кадәр барлык посылкаларда һәм EMS та җибәрү тыелган әйберләр һәм матдәләр юклыгын тикшерелә. Почта элемтәсе бүлеге хезмәткәрләренә почта аша җибәрелә торган әйберләрне ачып күрсәтергә кирәк булачак, диелгән хәбәрдә.
Бу посылка җибәрү кагыйдәсе Татарстан Республикасы, Волгоград, Калининград, Түбән Новгород, Ростов, Самара, Свердловск өлкәләре, Краснодар крае, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Мордовия, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәләренә кагылачак.
Хатларны ачмыйлар, аларны махсус җиһаз ярдәмендә тикшерәләр. Бу процедура стандарт булып тора.
Почта клиентларга посылкаларны һәм EMSны 2018 елгы чемпионат уза торган төбәкләргә эчендәге предметларның исемлеге һәм бәясен язып җибәрергә киңәш итә. Әгәр посылка җибәргәндә тикшерелмәсә, аны бүлекнең үзендә ачачаклар. Бу мәҗбүри кагыйдә чит илдән, шул исәптә Кытайдан җибәрелгән посылкаларга да кагыла.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар