Логотип «Мәйдан» журналы

1 июньнән казанлыларны кондиционерлар өчен штрафка тартачаклар

​1 июньнән башлап Казанда кондиционерларын йорт фасадыннан вакытында салдырмаучыларны штрафка тарта башлаячаклар. Физик затлар өчен штраф күләме 3 меңнән алып 5 меңгә кадәр, юридик затларга 200 меңнән...


​1 июньнән башлап Казанда кондиционерларын йорт фасадыннан вакытында салдырмаучыларны штрафка тарта башлаячаклар. Физик затлар өчен штраф күләме 3 меңнән алып 5 меңгә кадәр, юридик затларга 200 меңнән алып  500 меңгә кадәр каралган.



konditsioner-na-balkone
Казан шәһәр думасы депутатлары тарафыннан 2014 елның җәендә үк шәһәрнең төп урамнарында урнашкан биналарда кондиционерларны алгы һәм ян стеналарда урнаштырырга ярамау хакында карар кабул ителгән иде. Алар фикеренчә, кондиционер блоклары биналарның “йөзен” боза, шәһәрнең мохитенә туры килми. Бу карарның үтәлеше Казан шәһәренең Техник инспекция идарәсенә йөкләнгән.
Казанның төп урамнары исемлегенә Мәскәү һәм Киров районының 20 урамы, Идел буе һәм Вахитов районының - 89, Совет районының - 15, Авиатөзелеш һәм Яңа-Савин районының 16 урамы керә. Инспекторлар беренче чиратта 2014 елның августыннан соң файдалануга тапшырылган биналарга аеруча зур игътибар бирәчәкләр.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар