Логотип «Мәйдан» журналы

Нәсимә Рәхмәтуллинадан казны бодай һәм тоз белән каклау ысулы

Теләче районы Казаклар авылында яшәүче Нәсимә Рәхмәтуллина казны бодай һәм тоз белән каклый.– Казны суйган көнне үк каклау эшенә тотынсаң яхшырак була. Үзенең эченнән алган мае белән эчен, тышын әйбәт...

Теләче районы Казаклар авылында яшәүче Нәсимә Рәхмәтуллина казны бодай һәм тоз белән каклый.



– Казны суйган көнне үк каклау эшенә тотынсаң яхшырак була. Үзенең эченнән алган мае белән эчен, тышын әйбәтләп сылыйбыз. Бу тозны яхшырак сеңдерү өчен кирәк була. Аннан мул итеп тоз белән эчен, тышын ышкып, салкынча урынга куябыз.









Икенче көнне дә яңадан шул эш башкарыла. Эченә тутыру өчен 1 кг бодай яки борчак алабыз. Аларны юып киптерәбез. (Киптерү эшләре тутырыр алдыннан алдагы көнне эшләнелә). 1 кг бодай өстенә 1/1 кг тоз салабыз да бутыйбыз.







Өченче көнне казның муенын тегәбез


Бодай белән тоз катнашмасын каз эченә тутырабыз да тегеп куябыз.


Беренче катын пергамент кәгазьгә, аннан калынрак кәгазьгә төрәбез һәм тыгыз материалга төреп, бәйләп, кояш төшми торган җиргә (чорма, келәт, веранда) элеп куябыз. 4,5 айдан каз өлгерә. Май айларында казның эчендәгесен бушатып, юып, берничә көн кояшлы урынга элеп торабыз. Каз эченә бодай яки борчакны эче тулып торсын, кипмәсен өчен тутырабыз. Тоз белән генә дә тутырсаң ярый, – ди аш-су остасы Нәсимә ханым.


Кайнанасының элеккечә каз тутыру ысулын килене Айгөл Рәхмәтуллина социаль челтәрләрдә уртаклашты.

 
Фото: Видеодан скриншот

Интертат

Комментарийлар