Татар халкы элек-электән үзенең җиде буын ата-бабаларын белеп, алар белән горурланып яшәгән.

img_3402

Тарихтан күренгәнчә, дәүләтебезне явыз Иван басып алгач, татарларга каршы уздырылган геноцид (алты яшьтән олырак ир-атның кылыч аша уздырылуы) милләтебезне таркату гына түгел, хәтта нәсел-шәҗәрә системасының да җимерелүенә китерде. Ләкин патша заманнарында чукындыру сәясәте алып барылганда да, татар милләт булып яшәп килде, нәселен сакларга тырышты. Нинди генә кимсетүләргә карамастан, халкыбыз барыбер динен, иман һәм әхлагын саклап кала алды. Гаиләдә әби, бабай һәм әти-әни тарафыннан сакланып нәсел-шәҗәрәбез югалмады, телебез, динебез, гореф-гадәтләребез буыннан-буынга балаларга сеңдерелеп килде. Тора-бара яшәү дәверендә яшьләр эш эзләп шәһәрләргә киткәч, катнаш гаиләләр барлыкка килеп, ассимиляция нәтиҗәсендә, бигрәк тә, Совет чорындагы атеизм басымы астында татарда миллилек хисе, рух югарылыгы һәм иман ныклыгы сүнә барды. Бүгенге глоболизм чорында милләтебез башка халыклар арасында эреп югала бара, бигрәк тә катнаш гаиләләрдә үскән балалар кыйбласын югалтып, олы туганнарыбызны үрчетеп, аларга кушылып, динен кабул итә.
Элек милләтебез авылларда сакланып калса, бүгенге көндә авылларның үзләрен саклап калу зарур. Кичекмәстән, авылларда дәүләт ярдәмендә аерым программа белән яшьләребезне эш белән тәэмин итеп һәм инвесторларны җәлеп итеп йорт-җир төзүне оештырырга кирәк. Югыйсә, соңга калуыбыз бар, авылларыбыз көннән-көн картая, ә эшкә яраклы яшьләребез эштән бизеп, наркомания һәм эчкечелек сазлыгына бата бара, бу нәселнең дә, милләтнең дә рухи һәм мәдәни тамырларын югалуга китерә. Телебезнең тамыры авылда, иман нуры да туган тел аша барыбызга да ата-ана, әби-бабай милләт тарафыннан авылда иңде. Бүгенге вазгыять кысаларында яшь буынны ата-баба рухында тәрбияләү өчен, якын туганнарыбыздан үрнәк алып, Башкортстан авылларындагы кебек нәсел-шәҗәрә бәйрәмнәре оештырып, тамырларыбызны ачыкларга кирәк. Мондый бәйрәмнәр зур чыгымнар сорамый, һәр авылның хәленнән килгәнчә уздырырга була. Быелгы елның июль аенда безнең якларда да – Яңа Чишмә районы Ак Бүре авылында – бер зур гына нәсел җыелып, туганнары белән Коръән ашлары уздырып, бабаларының каберләрен зират кылып, алар рухына догалар укып, туганлык җепләрен ныгытып, бәйрәм иттеләр.

img_3401

Ә күрше Аксубай районы Яңа Ибрай (искечә Чәтерән) авылында җырчы Иркә үзенең апасы Алсу һәм туганнары белән “Нәсел җыены” бәйрәме оештырганнар. Яңгырга карамастан, бәйрәм бик матур узган, Сабан туеннан ким булмаган диләр. Читтән дә бик күп туганнары кайтып, авыл халкы бердәм җыелып, зурлап бәйрәм иткәннәр. Нәсел-шәҗәрәләребезне барлап, киләчәктә бу матур йоланы җөмһүриятебезнең барлык авылларында уздырырга була. Мондый бәйрәмнәр халкыбызны берләштереп, ә балаларыбызда милли тойгылар уятырлык зур чара булыр иде. Татар – тарихта да тирән эзле, мәшһүр халык. Безнең балаларыбыз үзләренең чыгышлары белән горурланып яшәргә тиеш.

Рәфыйк Әхмәдиев,
”Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы.

 


Комментарий язарга