Логотип «Мәйдан» журналы

Нәкъ минем күк

Нәкъ минем күк, беркөн арырсың да,туктап калырсың да юлыңнан,мәгънә тапмый сукыр бер тиенлекбар булганың белән югыңнан,шаккатырсың...Бераз читкә чыгып,куып җиткәннәрен көтәрсең...Куып җитеп, узып китс...

Нәкъ минем күк, беркөн арырсың да,
туктап калырсың да юлыңнан,
мәгънә тапмый сукыр бер тиенлек
бар булганың белән югыңнан,
шаккатырсың...
Бераз читкә чыгып,
куып җиткәннәрен көтәрсең...
Куып җитеп, узып китсәләр дә
китмәс исең... Инде бүтән син...
...Аңа хәтле әле шактый ерак...
Янарсың да әле, көярсең...
Ә бер көнне, искә төшереп мине,
«Әйткән иде аны», диярсең...
Нәкъ минем күк, селтәп кулың гына
бар булганың белән югыңа,
акрын гына югалырсың кереп,
язган шигырьләрең юлына...
Нәкъ минем күк, җырларыңнан бигрәк,
ул көн җиткәч, Җирне сөярсең...
Үз-үзеңне тыңлап, мине уйлап,
«Әйткән иде аны», диярсең...
Нәкъ минем күк, инде яңага да,
искегә дә исең китмичә,
шул ук фани дөнья җырын җырлап
китәрсең син – барып җитмичә…
 

Лена ШАГЫЙРЬҖАН


Фото: https://twitter.com/

 
«Мәйдан» №8, 2020 ел.

Комментарийлар