Логотип «Мәйдан» журналы

Нәҗип НӘККАШка – 70 яшь

 Затлы замандашыбыз – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Фәйзерахман улы Исмәгыйлев (әдәби тәхәллүсе – Нәҗип Нәккаш) т...

 
Затлы замандашыбыз – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Фәйзерахман улы Исмәгыйлев (әдәби тәхәллүсе – Нәҗип Нәккаш) төрле мәмләкәтләрдә, кыйтгаларда яшәүче киң җәмәгатьчелеккә беркемне дә кабатламый торган үзенчәлекле рәссам, гарәп язуы белгече, текстолог, каллиграф-хәттат, шәхси һөнәри мәктәбенә нигез салган талантлы мөгаллим-педагог буларак яхшы таныш.
10_biografiyage-1
Моннан җиде дистә ел элек, Республикабызның Мамадыш районындагы Үсәли (халык телендә йөртелгәнчә әйтсәк – Өчиле) авылында 1948 елның урак өстендә дөньяга тәүге авазын сала ул (Мөхтәрәм Нәҗип әфәнде ел саен үзенең туган көнен ике мәртәбә билгеләп үтә: 30 июльдә һәм 12 августта. Туу турындагы таныклыгындагы мөһерле рәсми язу белән чынбарлыктагы арасында аерма шактый булуга карамастан, ул һәр ике датага да хөрмәт белән карый. Әтисе Фәйзерахман ага Үсәли авыл советына барып, «метрикә кенәгәсе»нә шулай яздырып кайткан бит аны!).
Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Н.Исмәгыйлев шунда ук эшкә кала: үзе бик яраткан рәсем дәресләреннән укыта, төрле түгәрәкләр дә алып бара. Бер үк вакытта ул Мәскәүдәге Н.Крупская исемендәге Халыкара сәнгать университетының сынлы сәнгать бүлегендә читтән торып укып, осталыгын тагын да үстерә төшә. Аннары егет Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Монда ул гарәп телен яхшылап өйрәнеп, борынгы әдәбият белән тирәнтен кызыксына башлый. Шул өлкәгә кагылышлы диплом эшен уңышлы яклагач, Нәҗип Фәйзерахман улын Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының борынгы кулъязмалар һәм текстология бүлегенә фәнни хезмәткәр итеп эшкә чакыралар. Шунда утыз ике ел дәвамында аеруча нәтиҗәле шөгыльләнеп, Нәҗип әфәнде гарәп язуындагы иске кулъязмаларга «яңа сулыш өрә» – аларны хәзерге вакытта куллана торган кириллицага күчереп, китаплар арты китаплар чыгара. Бер үк вакытта ул онытылып баручы татар тасвирый-сынлы сәнгатенең гарәби каллиграфиясен тергезеп җибәрә. Мөмкинлектән файдаланып, 1992–2000 елларда Татар Гуманитар институтында һәм 2000–2006 елларда Россия Ислам университетында каллиграфия нигезләрен өйрәтү буенча дәресләр дә алып бара.
Тугралар эшләү өлкәсендә дә Нәҗип Фәйзерахман улы иҗади яңа биеклекләр яулый. Биредә шунысын да искәртеп үтик: аның тарафыннан башкарылган икә аеруча зур осталык сорый.
Үз һөнәренең чын ювелиры булган Нәҗип Нәккаш шәмаилләр эшләп, шулар аша Коръәни Кәрим аятьләрен һәм хәдисләрен халкыбызның күңел түренә җиткерү буенча да мактауга лаек игелекле-изге эш башкара. Шәҗәрәләр ясау өлкәсендә дә аңа тиңнәр юк.
Татар-мөселман бизәнү әйберләре, ювелир эшләнмәләре белән дә ныклап шөгыльләнә Нәҗип әфәнде. Аның егермедән артык эскизы буенча махсус кибетләрдә алтын-көмештән эшләнгән бизәнү әйберләре дә сатыла.
Мәскәүдәге Халыкара күргәзмәләр комитеты һәм Хәзерге заман каллиграфия музее оештыра торган күргәзмәләрдә дә еш катнаша талантлы замандашыбыз. 2001 елда Иранда, 2006 елда Төркиядә үткән Халыкара күргәзмәләрдә дә Нәҗип Нәккаш үзенең иҗади эшләре белән бик күпләрне сокландырды.
2017 елның сентябрь аенда Мәскәүнең Сокольники паркындагы Конгресслар һәм күргәзмәләр үзәгендә узган Халыкара каллиграфия күргәзмәсендә катнашкан алтмыштан артык илнең йөз алтмышлап рәссам-хәттаты арасыннан Татарстан данын нәкышлы язу остасы Нәҗип Фәйзерахман улы аеруча уңышлы яклады.
Татарстан Республикасының Рәссамнар берлеге әгъзасы (2001), ТРның Һөнәрчелек палатасы әгъзасы (2002), Россия Федерациясе Каллиграфлар милли союзының (2010) әгъзасы да булган Нәҗип Нәккашның күпсанлы иҗади эшләре бүгенге көндә республикабызның Милли музеен, Җөмһүриятебезнең Милли китапханәсен, Казан Кремлендәге «Хәзинә» галереясын, башкалабыздагы Г.Тукай, К.Насыйри, Б.Урманче музейларын, Мәскәүдәге Каллиграфия музеен, Санкт-Петербургтагы Этнография музеен бизәп тора. Болардан тыш, Нәҗип Фәйзерахман улы башкарган уникаль эшләр Австралия, АКШ, Голландия, Төркия, Финляндия кебек чит илләрдә, шулай ук Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең шәхси коллекцияләрендә дә саклана.
Күпьеллык нәтиҗәле фидакарь эшчәнлеге өчен Нәҗип Фәйзерахман улы, инде алда әйтеп үткәнебезчә, «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә (1998), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медаленә (2015), «Мәдәният өлкәсендәге казанышлар өчен» дигән күкрәк билгесенә (2008), «Халык һөнәрчелеге мастеры» дигән абруйлы исемгә (2009) һәм, ниһаять, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә (2016) лаек булды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын алу дәрәҗәсенә дә ирешкән Нәҗип Нәккаш «ТРның иң яхшы товарлары» дигән иҗади бәйгеләрдә дә үзенең искитмәле эшләнмәләре белән катнашып, төрле елларда күп мәртәбәләр лауреат исемен яулады. Аның турында Татарстан телевидениесе «Замандаш» дигән махсус тапшыру да эшләп, күпсанлы тамашачыларга кат-кат күрсәтте.
Мөхтәрәм Нәҗип Фәйзерахман улы – үрнәк гаилә башлыгы да. Сөекле хәләл җефете Илсөя Изил кызы белән бергә алар Наил, Нияз, Назыйм исемле өч егеткә яшәү бәхетен бүләк иттеләр. Улларының һәркайсы Тормыш дигән көрәш мәйданында үз урыннарын табып, җаннары теләгән һөнәрләрне үзләштереп, күркәм гаиләләр корып, балалар үстереп, ирле-хатынлы өлкән Исмәгыйлевләрне сөендереп яшиләр...

Комментарийлар