Логотип «Мәйдан» журналы

Нәфрәтнең күзләре кып-кызыл...

Нәфрәтнең күзләре - кып-кызыл.Сүзләре агулы...Үчеккән.Бу җан да иңгәндер ак килеш,Бу җан соң ник шулай күшеккән?Тамчылап-тамчылап бу җаннанЯрату югалган ни өчен??Дөньяны караңгы баз итеп,Кайлардан яра...

Нәфрәтнең күзләре - кып-кызыл.
Сүзләре агулы...Үчеккән.
Бу җан да иңгәндер ак килеш,
Бу җан соң ник шулай күшеккән?
Тамчылап-тамчылап бу җаннан
Ярату югалган ни өчен??
Дөньяны караңгы баз итеп,
Кайлардан яралган кот үче??
Кизәнеп Раббының Үзенә
Ник язган җанкыяр булулар?
Шомыртлар ак чәчкә аткан чак...
Ә бездә кап-кара кайгы бар.
Ярлыкау сорарга соң микән?..
Гөнаһлар, ялгышлар, хаталар...
Ярату җитмәгән дөньяда
Мәктәптә мылтыктан аталар...
 

Лилия ФӘТТАХОВА


Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар