Җиләк-җимеш җыю вакыты килеп җитте. Хуҗабикәләр кышка күп итеп витаминнар әзерли башлады.

Билгеле, җиләкләрдән ясалган кайнатмалар белән хәзер беркемне дә шаккатырып булмый. Ә менә түбәндәге кайнатма рецептлары күпләрдә кызыксыну уятыр дип уйлыйбыз.

cf72d2b753948c8f99aa844cbc4aaa32

Нарат күркәләреннән кайнатма

Кайнатырга куяр алдыннан нарат күркәләрен ылысыннан араларга, яхшылап юарга кирәк. Күркәләр капланып торырлык итеп салкын суга салып торырга. Шуннан соң утка куярга, биш минут кайнатырга һәм шикәр комы салырга. Кайнатманы сәгать ярым-ике сәгать сүрән утта кайнатырга. Күбеген алып торырга. Әзер кайнатманы кайнар һәм коры банкаларга тутырырга. Аларны яхшылап ябарга яки суынганнан соң полиэтилен капкач белән каплап, суыткычта сакларга мөмкин.

 

29ef5c9e6fa29f8f771a5590e732bd71

Тузганак кайнатмасы

Тузганакның чәчәкләрен әзерләргә кирәк (400 данә), яхшылап чистартырга һәм чәчәк төбендәге яшел өлешен кисеп атарга. Аларны дуршлагка салып, агып торучы су астында юарга, суын яхшылап сыгарга. Чәчәкләрне савытка салып, аның өстенә 3 стакан су салырга һәм кайнатырга куярга. Матур сары төс бирер өчен, аңа вак итеп туралган лимон, берничә чия яисә бөтнек яфрагы, кура җиләге, абрикос һ.б. согы өстәргә мөмкин. Кайнап чыккач, 10 минут дәвамында кайнатырга һәм капкач белән яхшылап каплап, салкынча караңгы урынга куярга. Икенче көнне кайнатманы марля аша сыгарга, аңа 7 стакан шикәр комы салырга, өч тапкыр кайнатып чыгарырга, һәрберсендә 10ар минут кайнатырга. Әзер кайнатма куе булырга һәм тышкы яктан балны хәтерләтергә тиеш.

 

89102fd477f917698e4d36f98c42b21d

Суган кайнатмасы

Әлеге кайнатманы әзерләр өчен ике ингредиент кирәк: суган һәм шикәр комы (1:1). Теләгән кеше шикәр урынына бал куллана ала. Ләкин аны суганны кайнатып чыгаргач кына өстәргә мөмкин, чөнки кайнар температурада бал файдалы үзлекләрен югалта.

Башлы суганны чистартырга һәм озынча яки шакмаклап турарга. Шуннан соң шикәр комыннан сироп кайнатып алырга һәм шунда туралган суганны салырга. Куерганчы кайнатырга. Әзер кайнатманы пыяла савытларга тутырып салкынча урынга куярга.

 

4117120273ae1ef23c1f3269a0e5b219

Кыяр кайнатмасы

Кыярдан кайнатма ясар өчен күп вакыт һәм сабырлык кирәк булачак. Башта озынлыгы 50 мм дан артмаган җимешләр сайлап алына. Аларны кәбестә яфрагы кушылган тозлы суга салырга. Кыярлар әлеге суда саргая башлаганчы, берничә көн торырга тиеш. Саргылт төскә кергәч, кыярларны тозлы судан алып, кайнатып алырга, өстенә яңадан су салып, берничә сәгать тотарга. Аларга яшел төс кире кайтырга тиеш. Шуннан соң кыярларны чиста салкын суга салып 72 сәгатькә караңгырак урында калдырырга. Аннан соң сироп әзерләнә. Аның өчен 1,5 стакан суга бер килограмм шикәр комы кирәк булачак. Анда шулай ук кыргычта уылган имбирь, 2-3 лимон кабыгы өстәргә. Әзер сиропка кыярларны салып, бер тәүлеккә калдырырга, шуннан соң суын сыгарга. Массага 700 грамм шикәр комы (ярты килограмм кыяр исәбеннән) салырга. Аны ике-өч тапкыр куе масса килеп чыкканчы кайнатырга.

 

ccc5a10fe46d316cfd5ef81021aea20b

Бәрәңге кайнатмасы

Кайнатманы әзерләр өчен бәрәңге (330 гр), шикәр комы (250 гр), су (80 мл), тәмләткечләр (вакланган корица, мускат чикләвеге, имбирь, канәфер; боларны глинтвейн өчен әзер тәмләткеч белән алыштырырга була — 1 чәй калагы), ваниль (1 пакет), ром (ак — 20 мл) кирәк булачак. Иң беренче эш итеп, бәрәңгене юарга, чистартырга һә тозсыз суда пешерергә. Әзер кайнар бәрәңгедән пюре ясарга. Шикәр комын су белән кушып, кайнатып чыгарырга. Сүрән утка куеп, пюрены һәм тәмләткечләрне шунда өстәргә, 15 минут тирәсе болгата-болгата кайнатырга. Ахырда ром өстәргә. Уттан алырга. Кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга салып, яхшылап ябарга һәм суынганчыга кадәр банканы астын өскә утыртып куярга.
Фото: ysia.ru, https://pixabay.com

Чыганак: https://vestikamaza.ru/

Комментарий язарга