Логотип «Мәйдан» журналы

Наилә Гәрәева: “Язмышыма рәхмәт!”

Татарстан Милли китапханәсендә Татарстанның  халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәевага багышланган  “Язмышыма рәхмәт” дигән китапны тәкъдир итү кичәсе узды.Кичәне алып баручы Хәлим Җәләлов ...


Татарстан Милли китапханәсендә Татарстанның  халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәевага багышланган  “Язмышыма рәхмәт” дигән китапны тәкъдир итү кичәсе узды.



Кичәне алып баручы Хәлим Җәләлов  аның бик зәвыклы итеп чыгарылуын әйтеп узды, аннары ул артистның иҗаты чәчәк аткан чорларын искә төшерде. “Заманында шәһәр кызлары  аныңча киенергә, аныңча атлап йөрергә тырышты”, – диде ул.  Күренекле режиссер Рәфкат Бикчәнтәевне дә хәтерендә яңартты.
Луара Шакирҗанова  театрның  артистларга багышлап китаплар чыгаруын кирәкле гамәл икәнлеген әйтеп узды. Артист үзенең Наилә Гәрәевага багышланган шигырен дә тамашачыга ирештерде.
Татарстан Дәүләт  Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев: “Татар халкы китаплы халык, аның артистларына да китаплы булу хас”, – дип белдерде.  Бүгенге көндә телне, гореф – гадәтләрне театрлар  саклавын  ассызыклады ул. Разил әфәнде үзенең тәүге тапкыр Наилә Гәрәеваны 1965 елда  “Зөбәйдә – адәм баласы”нда – Зөбәйдә ролендә күреп, аңа гашыйк булуын  да яшермәде.
Әзһәр Шакиров сәхнәдәше турында китап чыгу уңаеннан  сөенече белән уртаклашты: “Наилә, син халык күңеленә кереп калдың. Чын талант барыбер бәреп чыга ул”, –диде артист. Күп спектакльләрдә  партнерлар булып уйнаган Ринат Таҗетдинов Наилә Гәрәеваны “Беренче мәхәббәт” спектаклендә күреп гашыйк булган.
Кичәдә дә алар “Мәхәббәт турында сөйләшик” спектакленнән бер өзек тәкъдим иттеләр. Әсхәт Хисмәтов Наилә апа турында  истәлекләре белән уртаклашып, аңа үзенең моңнарын бүләк итте. Эмиль Талипов: Наилә Гәрәева белән аралашу кызык.
Кәефсезләнгән чакларда да:”Хәлләрең ничек, балам?” дип сорап куя. Ул зыялы, зәвыклы татар хатын-кызы”, дип артистка үз хөрмәтен белдерде.
Фәрит Бикчәнтәев:
– Ничек кенә кырыс булырга тырышсам да, мин әни янында басып торам. Аның таләпчәнлеге миңа күчкәндер. Шуңа күрә минем тарафтан аңа күбрәк эләгә... Бүгенге кичәне карагач шуңа инанасың: Камал театрында актер булып йөрү генә аз. Анда шәхес булырга кирәк. Мин шулар арасында үстем. Мин бәләкәй чакта урамнан узганда: ”Әнә, Наилә Гәрәева килә”, диләр иде. Ә мин  кача торган идем. Минем өчен бу бик авыр иде. Әни! Мин дә язмышыма рәхмәт әйтәм,– диде ул һәм үзенең изге  теләкләрен дә ирештерде.
Йосыф Бикчәнтәев дәү әнисенә мәхәббәтен һәм рәхмәтен сүзләр белән генә аңлатып җиткерә алмаса да, пианинода Шопен белән Яхин әсәрләрен уйнап яңгыратты.
Фәнис Җиһанша Разил Вәлиевнең Наилә Гәрәевага багышланган шигырен яңгыратты. Раил Шәмсуаровның  Фуат Әбүбәкеров җитәкләгән оркестрга кушылып   җырлавы да кичәне ямьләде. Экраннан Наилә апаның иҗатын чагылдырган кадрлар да күрсәтелде.
Соңыннан Наилә Гәрәева китапны төзүдә һәм чыгаруда ярдәм итүчеләргә рәхмәтен җиткерде.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА

"Шәһри Казан"

Комментарийлар