Логотип «Мәйдан» журналы

Наил Мәһдиев: «Чаллы-кече бизнес ватаны»

Чаллыда ТР президенты каршындагы Эшмәкәрлек советының күчмә утырышы башланды. Эшмәкәрләр белән "Бизнес һәм хакимият. Ачыктан-ачык сөйләшү»енә республиканың бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов, шәһәр мэр...

Чаллыда ТР президенты каршындагы Эшмәкәрлек советының күчмә утырышы башланды. Эшмәкәрләр белән "Бизнес һәм хакимият. Ачыктан-ачык сөйләшү»енә республиканың бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР прокуроры урынбасары Марат Долгов һәм башка җаваплы затлар килде. Чара "Нур" яшьләр үзәгенең яңартылган залында уза. 
Эшлекле чараны ачып, шәһәр мэры Наил Мәһдиев автокаланың кече һәм урта бизнесы тулаем территориаль шәһәр продуктының 30 процентын тәэмин итә, шулай ук МСП өлешенә барлык инвестицияләрнең 40 проценты туры килә, дип билгеләп үтте. "Кече бизнеска игътибар кичә генә барлыкка килмәде. Яр Чаллы - Татарстан Республикасының кече бизнес ватаны, дип әйтергә кыюлыгым җитә. Бу - гомуми танылган факт. Әгәр озак еллар дәвамында Чаллыда бизнес белән хакимият арасында аерым мөнәсәбәтләр урнашмаган булса, бүген мин атаган саннар да булмас иде".

Шәһәр мэры һәм ТР президенты каршындагы эшмәкәрлек хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилгә үз сорауларын бирергә 150дән артык эшмәкәр килде. Аларның һәркайсы җитәкчеләргә сораулар бирә ала.
http://nabchelny.ru/

Комментарийлар