Логотип «Мәйдан» журналы

Мыек астыннан гына елмаюлар

 «Үзе рәхмәт әйтсен...»Язучылар союзында идарә утырышына җыелганнар. Гариф Ахунов: «Аяз белән минем телне мактап язгансыз икән, рәхмәт», – дип «Мәдәни җомга»ның баш редакторы Зиннур Мансуров...

 

«Үзе рәхмәт әйтсен...»


Язучылар союзында идарә утырышына җыелганнар.
 
Гариф Ахунов: «Аяз белән минем телне мактап язгансыз икән, рәхмәт», – дип «Мәдәни җомга»ның баш редакторы Зиннур Мансуровның кулын килеп кыса. Бераздан Зиннур Хөснияр килеп керә. Теге мәкаләнең авторы ул икән. Гариф абый аңа да рәхмәт әйтә. Бераздан Аяз Гыйләҗев килеп керә. Гариф абый: «Аяз, «Мәдәни җомга»да синең белән минем телне мактап язганнар», – ди. Ләкин Аяз абыйның бер дә исе китми: «Минем хәзер, парин, бернәрсәгә дә исем китми инде», – дип кенә куя. Гариф абый: «Авторына рәхмәт булса да әйт инде, яныңда утыра бит», – дип һаман ныкыша. Аяз абый Хөсниярга борылып карый да: «Үзе рәхмәт әйтсен, мин шундый әйбәт язучы булганга. Мин булмасам, нәрсә язар иде», – дип кырт кисә.
Хөснияр ни өчендер Аяз абыйга рәхмәт әйтми, киң итеп елмаеп кына куя.
01_portret-minnullina_m2

Күңел


Роберт Миңнуллин җәмәгате Клара белән сөйләшеп утыра.
Җәмәгате:
– Күңел һаман унсигездә шикелле әле!
Роберт:
– Минеке дә!
Җәмәгате:
– Алай булгач, синең күңел дә яшь икән әле.
Роберт:
– Юк шул, минем күңел унсигездә дә яшь түгел иде инде...
 

Матурлык


Роберт Миңнуллин җәмәгате белән лифтта төшеп бара. Клара ханым яңа гына алган кышкы бүреген рәтләп, көзгегә карый-карый төшә икән.
– Матур инде, матур, – ди Роберт Мөгаллимович.
– Кая инде ул хәзер матурлыклар. Картайтып бетердең инде, – ди Клара ханым.
– Юк, мин бүрегеңне матур дим, – дип юата аны ире.
Клара ханым бер сүз дә дәшми генә машинага чыгып утыра.


Анализ тапшыру


Роберт Миңнуллин шифаханәдә җәмәгате белән бер палатада ята икән.
Шәфкать туташлары кич керәләр дә: «Миңнуллина, сезгә иртәгә анализ тапшырырга! Иртә белән ашамаска, эчмәскә, туалетка бармаска!» Икенче көнне дә шул ук хәл кабатлана. Өченче көнне дә шул ук хәл. Дүртенче көнне дә… Клара ханым ябыгып бетә. Бишенче көнне, аптырагач, шәфкать туташларыннан сорарга була:
– Кызлар, ул анализларны Миңнуллин тапшырырга тиеш түгел микән?
Баксаң, чыннан да, Миңнуллин тапшырасы анализларны ничә көн инде Миңнуллина тапшырып барган икән. Кызлар үзләре бутаганнар…
Шунда дәваланып ятучы язучы Зәки Зәйнуллин бу хәлнең шаһиты булган. Шифаханәдән чыккач, сөйли икән:
– Ай-яй аздылар хәзер бу түрәләр! Әнә Роберт Миңнуллин, үзе өчен анализлар бирдертергә дип, хатынын больницага яткырган! Оятсыз!
 
Сибгат Хәким булу авыр шул!
Аккош күлендәге дачасында Сибгат Хәким бернинди дә авыр эш эшләми икән. Көрәк-сәнәк тә тотмый, чүкеч-балтага да кагылмый. Барысын да хатыны Мөршидә апа аткара. Ә Сибгат ага иртә таңнан тора да хатыны үстергән чәчәкләр белән хозурланып, аларга сокланып, аларны сыйпап-иркәләп, иснәп йөри. Аннары шул чәчәкләр исенә исереп, акрын гына атлый-атлый урманга – каеннар арасына кереп югала. Урманнан исә зур бер эш эшләгәндәй арып-талып, хәлдән таеп, күңел тулы шигырь белән бакчага кайтып керә. Һәм эш өстәле янына шигырь язарга утыра. Көн саен шулай. Ел да шулай. Гомер буе шулай…
Ә Роберт Миңнуллин – аксакалның бакча күршесе. Ничә еллар рәттән шушы илаһи күренешнең шаһиты булган яшь шагыйрь бер көнне тирләп-пешеп җир казыган җиреннән көрәген атып бәрә дә:
– Болай булмый бу! Мин дә шагыйрь, мин дә моннан соң чәчәк кенә иснәп йөриячәкмен! – дигән катгый бер карарга килә.
Тик хатыны Клара ханым гына кырт кисеп куя:
– Чәчәк иснәп йөреп кенә Сибгат Хәким булып булмый ул. Син башта әнә Сибгат ага шикелле халык шагыйре бул, аннары чәчәк иснәп кенә йөрерсең, – ди дә көрәкне яңадан иренә тоттыра…
Шуннан бирле Роберт Миңнуллинның кулыннан көрәге төшкәне юк ди әле.

Нәрсә соң ул мәхәббәт?


Камал театрында «Мәхәббәт бәйрәме» бара. Туфан Миңнуллин чыгыш ясый:
– Залда Равил Фәйзуллин белән очраштым. «Нәрсә турында сүз барачак?» – дип сорый. Мин әйтәм: «Мәхәббәт кичәсе» диләр бит». Ә ул миннән: «Ә нәрсә соң ул мәхәббәт?» – дип сорый. Фәйзуллин белмәгәнне мин каян белим инде...
Залда утырган Роберт Миңнуллин уйлап куя: мәхәббәтнең ни икәнен Туфан Миңнуллин белән Равил Фәйзуллин белмәгәнне, гомер буе бер хатын белән яшәгән Роберт Миңнуллин каян белергә тиеш?
 

Чама белергә кирәк!


Шагыйрь Марат Кәбиров, бераз салып алгач, якташы шагыйрь Роберт Миңнуллинга бәйләнә икән:
– Син дә Сөн буенда тугансың, мин дә – Сөн буенда. Син дә – шагыйрь, мин дә – шагыйрь. Син дә – талантлы, мин дә... Ләкин сиңа бер үпкәм бар әле, Роберт абый. Сөн турындагы бөтен шигырьләрне, бөтен җырларны язып бетергәнсең. Миңа берне дә калдырмагансың. Халык шагыйремен дигәч тә, алай ук ярамый бит инде! Бераз чама белергә кирәк!..

Комментарийлар